Рафаил Хәкимов: Тарих институтында тикшерүләр вакытында зур хилафлыклар табылмады

Рафаил Хәкимов

Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы Мәрҗани институтында тикшерүләр тәмамланган. "Куркыныч хилафлыклар табылмады", дип белдерде институт җитәкчесе Рафаил Хәкмиов.

"Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә безгә белешмә дә, күрсәтмә дә, таләп тә бирелде. Тикшерүдә прокуратура гына түгел, Хисап пулаты да, Эчке эшләр министрлыгы да катнашты. Эчке эшләр министрлыгы безнең Кырымдагы филиалны да тикшерде", дигән Рафаил Хәкимов Idel.Реалиига.

Хәкимов сүзләренчә, "тикшерү нәтиҗәләреннән сабак алынган, ләкин ниндидер куркыныч канун бозулар табылмаган".

"Шулай да, алар бар, һәм без прокурорга аңлатмалар бирергә, булган хилафлыкларны төзәтү турында хисап тапшырырга тиеш. "Бизнес-Online" безне караклыкта гаепләде, ләкин ул табылмады. Казна оешмасы һәм Хисап пулаты ике-өч көннән соң ук китте, чөнки эзләр әйбер юк иде. Прокуратура киңрәк тикшерде, командировкаларны да, минем шәхси хисапларны да, яшәгән урынымны да. Җитдиерәк хилафлыклар бар. Әйтик, бездә коррупциягә каршы комиссия юк иде. Без комиссияне яңарттык. Документлар тутыруда хаталар киткән иде. Татарстанның Русиядә тулы хокуклы вәкиле Равил Әхмәтшинны эшкә алдык. Бу хакта республика президентына хәбәр итәргә кирәк булган, шуңа күрә моның өчен үзем җавап тотам. Нәтиҗәдә күрсәтмәләр институтка да, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына да, миңа да бар", дип сөйләгән Хәкимов.

Тарих институтының элекке хезмәткәре Дамир Исхаковның оешмадагы коррупция турындагы сүзләре расланмаган. "Абсолют берни расланмады. Ноль", ди Рафаил Хәкимов.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында тикшерүләр баруы турында Азатлыкка февраль урталарында институт җитәкчесе урынбасары Радик Салихов белдергән иде. Ул моны Дамир Исхаков мәкаләсе белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлады.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның Мәрҗани исемендәге Тарих институтындагы вазифасыннан китүе 26 декабрь билгеле булды. Ул моны институт җитәкчесе Рафаэль Хәкимовның шәхси карары дип белдерде.

Эштән киткәч, галим "Бизнес-Online"га институтны тәнкыйтьләп әңгәмә биргән иде.