Тикшерү комитеты Вконтактеда татарларны кимсеткән язмага лингвистик экспертиза сораган

Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Вконтактеда татарларны мыскыл итүче сүзләргә лингвистик экспертиза уздыруны сораган.

Сүз Ольга Гавриленко-Зыятдинова аккаунтыннан калдырылган, татарларны "чаплашкалар" дип кимсеткән язма турында бара. Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шепетицкий Idel.Реалиига сөйләвенчә, җинаять эше "билгесез кешеләргә карата" ачылган, ә Ольга Гавриленко-Зыятдинова эш фигуранты буларак карала. Шепетицкий сүзләренчә, аннан инде сорау алганнар.

Лингвистик экспертиза нәтиҗәләре бер ай эчендә билгеле булачак.

Казаннан өч бала анасы Гавриленко-Зыятдинова Вконтакте сәхифәсендә татарларны "чаплашкалар", "немытые" һәм башка мыскыллы сүзләр белән атады. Соңрак ул "әлеге сүзләрне мин язмадым, улым язды" дип акланды.

Берничә казанлы интернетта татарларны мыскыллаучы сүзләр өчен Ольга Гавриленко-Зыятдинованы прокуратурага шикаять итте.

Февральдә Вконтакте социаль челтәрендә татарларны мыскыл итеп язылган фикер өчен җинаять эше ачылган иде. Тикшерү комитеты Ольга Гавриленко-Зыятдинованың өендә тентү уздырды.

Моннан тыш, Гавриленко-Зыятдинова улына татар телен мәҗбүри рәвештә укытканнары өчен 2,75 млн сум компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүе белән дә танылды. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аның шикаятен канәгатьләндермәде.