Башкортстандагы Стәрлетамак шәһәренең 1-нче санлы мәктәбендә укучы үсмер малай пычак белән һөҗүм итеп дүрт кешене яралаган һәм сыйныф бүлмәсенә ут төрткән.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына караганда, өч укучы бала һәм бер өлкән кеше яраланган. Аларны Стәрлетамак хастаханәсенә китергәннәр. Яраланучылар уртача авыр хәлдә диелә. Вакыйга урынында тикшерү хезмәтләре эшли, дип яза "Башинформ".
Кайбер мәгълүматларга караганда, бер кыз икенче кат тәрәзәсеннән сикергән.