Стәрлетамакта бер мәктәп укучысы дүрт кешене пычаклаган
Your browser doesn’t support HTML5
Башкортстандагы Стәрлетамак шәһәренең 1-нче санлы мәктәбендә укучы үсмер малай пычак белән һөҗүм итеп дүрт кешене яралаган һәм сыйныф бүлмәсенә ут төрткән. Өч укучы бала һәм бер өлкән кеше яраланган. Аларны Стәрлетамак хастаханәсенә китергәннәр. Яраланучылар уртача авыр хәлдә диелә.