"Казанда башкорт булу җиңел"

Чарада катнашучылар

22 апрель Уфада Татарстан башкортларының мәдәният көннәре башланды. Кунаклар музейлар һәм башкаланың истәлекле урыннары белән таныша, театрларга тамаша кыла. Дүшәмбе үткән түгәрәк өстәл утырышында Татарстан башкортлары проблемнары кузгатылмады.

23 апрель кунаклар Башкортстанның Милли музеенда "Русия төбәкләрендәге башкортлар: тарихы, бүгенге хәле һәм киләчәге" дигән темага түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Әлеге чарада Татарстан башкортларыннан тыш, Башкортстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья башкортлары корылтае һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчеләре, галимнәр катнашты.

Ирек Шәрипов (уртада)

Татарстан делегациясе башы, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов республикада яшәүче 173 милләт вәкилләре өчен тигез шартлар тудырылуын белдерде һәм дуслык хакында шигар булырлык сүзләр әйтте.

Башкорт-татар хезмәттәшлегенең чиге юк

"Без – бәхетле халык. Татарның башкорты бар, башкортның татары бар. Мин күп еллар Удмуртия республикасында эшләдем. Анда да башкортлар белән кулга-кул тотынып эшләдек. Башкорт-татар хезмәттәшлегенең чиге юк", диде ул.

Бөтендөня башкортлары корылтае җитәкчесе Әмир Ишемгулов Татарстанда 14 мең башкорт яшәвен, башкортларның сан буенча Русиядә өченче урында торуын әйтте. Башкортларның Мәскәүне, Петербурны саклауларын искә төшерде, Парижга да беренче булып башкорт гаскәрләре керүен ассызыклады.

Лима Кустабаева улы Тимур белән

Русиянең халык артисты, Казандагы "Сәйдәш" үзәге башы Лима Кустабаева Татарстандагы билгеле башкорт кешеләрен телгә алды.

Татарстанның "Саба таңнары" радиосында башкортча "Ашказар" тапшыруын алып баручы Рәсимә Вәлиуллина Сабада халыкның башкорт телен бик яратуы, башкорт телен моңлы тел дип атавы, аны өйрәнергә теләүләре турында сөйләде һәм "ике халык арасына күпер сала алганым өчен бу мөмкинлекне тудыручыларга рәхмәт" диде.

Татарстан башкортларын музей белән таныштыру

Шул ук вакытта чарада бәхәсле темаларны күтәрүчеләр дә табылды. Башкортстан дәүләт университетының тарих кафедрасы галиме Нурислам Калмәнтәев үзенең чыгышында инкыйлабка кадәр Минзәлә һәм Бөгелмә өязләрендә 250 мең башкорт яшәве, 1992 елдан соң тарих үзгәргәч, башкортларның саны да үзгәрүе турында сөйләде. Актаныш районында гына да 80 башкорт авылы "билгеле сәясәт" нәтиҗәсендә юкка чыккан дип тә белдерде ул.

Милли архивның тарих бүлеге җитәкчесе Азат Ярмуллин Минзәлә һәм Бөгелмә башкортларының Башкортстанны оештырудагы эшчәнлеге, Актаныштагы Мутиннар турында сөйләде. Башкортстан Фәннәр академиясе галиме Раил Асылгуҗин Татарстан төбәкләрендәге башкортларның кайсы ыруга караулары турында сөйләде.

Түгәрәк өстәлдә Татарстанда яшәүче башкортларның проблемнары телгә алынмады.

Гали Хәсәнов

Татарстан республикасындагы Башкорт милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Гали Хәсәнов Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

"Без бирегә Татарстанның ун төбәгеннән килдек. Татарстанда Башкорт милли мохтарияте эшләп килә. Чаллыда җиде меңгә якын, Түбән Камада меңгә якын башкорт яши. Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада бүлекчәләребез бар. Чаллыда элек мәктәп бар иде. Хәзер укырга балалар булмау сәбәпле, ул эшләүдән туктады. Ләкин якшәмбе мәктәпләре бар. Татарстанның җиде шәһәрендә Халыклар дуслыгы йортлары эшли, шуларның бишендә башкорт якшәмбе мәктәпләре ачтык. Аларда төрле чаралар үткәреп торабыз. Казанда, Чаллыда безнең үзәкләр аеруча нәтиҗәле эшли. Аларда күренекле кешеләр белән очрашабыз, язучылар һәм шагыйрьләр килә, аларның юбилейларын үткәрәбез. Безгә йөрүчеләр бик канәгать булып кайтып китә" диде ул.

Лиана Илекәева

Татарстан башкортларының милли-мәдәни мохтариятендәге яшьләр бүлеге башы Лиана Илекәева да Азатлыкка фикерләрен белдереп, бик дустанә һәм нәтиҗәле эшләүләрен әйтте:

Казанда башкорт булу җиңел, проблемнарыбыз юк

"Татарстандагы башкорт халкы татар халкы белән бик дустанә яши. Милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Без татар халкын да яратабыз, төрле милләт халыклары белән дә дуслыкта яшибез. Башкорт халкын да күтәрәбез, Татарстандагы башкорт яшьләрен туплау һәм берләштерү буенча эшләр алып барабыз”, диде Лиана Илекәева.

Казанда башкорт булу җиңелме, дигән сорауга Лиана: "Җиңел, проблемнарыбыз юк", дип җавап бирде.

Түгәрәк өстәлдән соң Татарстан кунаклары милли музей белән танышты. Кич Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Татарстан башкортларының концерты узды.