Җыенны ачып Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе җитәкчесе Фәния Габидуллина республика җитәкчелегенең Тукайга һәйкәл куярга хәер-фатыйха бирүен әйтте һәм һәйкәл булачак урында шигъри җыеннар узачагын ышандырып, җыелучыларга сүз бирде. Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәрим Тукайга һәйкәл куелганчы ук ел саен монда җыелып, шигъри җыеннар уздырырга тәкъдим итте. Чарада шагыйрьләрТукайга багышланган һәм милли шигырьләрен укыды. Чара тәүге тапкыр гына узу сәбәпле, аңа киң җәмәгатьчелек чакырылмаган иде.
Филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров Тукайга бәйле бер вакыйга белән бүлеште:
"Дәүләкән районында Чуенчы-Чулпан исемле авыл бар. Шул авылга 1913 елда Тукайның вафаты турында хәбәр килеп җитә. Шуннан бер төркем дин әһелләре җыелышып Тукай рухына Коръән укыйлар. Берничә кеше Тукай шигырьләрен дә укый. Бу вакыйга Тукайның дингә якын икәнен күрсәтә. Чөнки совет чорында аннан дәһри ясарга тырышкан иделәр. "Кызыл таң" гәзитендә Сәйфи Кудашның "Тукай Аллага ышанганмы?" дигән мәкаләсе халыкны айнытып җибәрде. Ул вакытта "Кызыл таң" йөзәр мең данә белән чыга иде. Менә шул чакта ук Тукайның дәһри (атеист) булмаганы ачыкланды.
Бүген Тукайга бәйле төрле фаразлар тарала. Филология фәннәре кандидаты Рәүф Идрисов бабаларының сөйләвен искә төшереп, Тукайның Чакмагыш районында булуын, Стәрлебаш районында яшәүче язучы Зәки Зәйнуллин Тукайның Стәрлебашка сәфәре хакында фаразлар ясый. Ничек кенә булмасын, шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы тулысынча өйрәнелеп бетмәгән”, диде Рәиф Әмиров.