Бистәдәге йортларны җимерүгә төзелеш оешмасы өнди. Җирле матбугат чаралары кешеләр йортларны үзләре сүтә дип күрсәтсә дә, хакимиятләр бу җирләрне дистә еллар буена канунлаштырмавы җимерүләрнең төп сәбәбе булып тора.
Бу урында күпкатлы йортлар төзергә җыенган төзелеш оешмасы берничә җимерелгән йорт өчен ниндидер күләмдә акчалата компенсация ясаганы да мәгълүм, ләкин җыелышта булган кешеләр нәкъ шушы урында, үз йортларында яшәячәкләренә өмет итәләр. Монда электр булмаса да, алар өй түбәләренә кояш панельләре урнаштырып, су-ут мәсьәләләрен үзләре хәл итәргә мәҗбүр.
Your browser doesn’t support HTML5
Җыелышта 150гә якын кеше алдында чыгыш ясаган Эрлан Азизов, "2006 елда басып алынган җирләрдә кырымтатарлар төзегән йортларны, җирләрне канунлаштыру өчен оешма төзеп көрәшергә вакыт җитте. Безнең оешма төзиячәгебезне ишеткәннән соң булса кирәк, миңа төзелеш оешмасы йортымны сүтсәм, 7 млн. сум вәгъдә итте, ләкин без ахырга хәтле торырга тиеш, бу җирләрдән бер якка беркем китмәячәк", диде.
Ление, яшь әни: "Без Стрелковая бистәсендә ике ел торабыз, монда инде ун елдан артык торган гаиләләр бар, без күңелебезне төшермибез, яшәүне дәвам итәбез, монда безнең балаларыбыз туа, алар да монда яшәрбез дип өмет итәләр", диде.
Җир таләп итүче кырымтатары: "Стрелковаяда Автогаз дигән урында 10 елдан бирле торабыз. Вакытлы йортларны төзедек. 2015 елның беренче апрелендә шәһәр башкарма комитетыннан Гафаров дигән түрә һәм комиссия килде. Документларны тапшырыгыз диделәр, тапшырдык, моннан соң бүгенге көндә бөтен нәрсәне җимерделәр, бернәрсә калмады, инде ни булачагын белмибез", диде.
Весиля Изетова: "Мин инде 2006 елдан бирле җир көтәм, бу вакыт зчендә ун оныгым туды, бернинди карар да юк, бернинди үзгәреш тә", диде.
Ринат Шаймарданов: "Кырым хакимиятләре һәм ул вакытта җир мәсьәләсен баккан Руслан Бальбек (хәзер Русия думасы депутаты -ред.) Стрелковаяда әйләнмә юл артында урнашкан җирләрдә "вакытлы йортларыгызны җимерегез, аннан соң сезгә җир аеру мәсьәләсе хәл ителер" дип кешеләрне ышандырды, ләкин алар алдадылар. Бүген бу җир "Акура" төзелеш оешмасына аерылган. Мин һәм Васви Абдураимов ("Милли фирка" җәмәгать хәрәкәте рәисе - ред.) апрель урталарында Мәскәүгә барып йортларны җимерүне туктату, Фазыл Ибраимовны (бу бистәдәге кырымтатарларның җитәкчесе - ред.) ирекка чыгару, җирләрне канунлаштыру, кырымтатарларның урнашуына аяк чалуны бетерү хакында хатларны президент аппаратына, Русия хөкүмәтенә, президентның Көньяк федераль округы вәкиленә юлладык", дип сөйләде.
Ватан Карабаш: "Төзелеш компаниясе, шәһәр хакимиятләре кешеләргә ялган мәгълүматлар таратып, алдалап, безнең йортларыбызны җимерәләр һәм шулай итеп үзләренең коммерция объектларын төзү өчен җирләрне бушаталар", диде.
Стрелковая бистәсендә яшәүчеләрне, монда җирләр алып төзелеш башлаган кешеләрне яклау өчен җәмәгать оешмасын оештыра башлаган Эрлан Азизов: "Без көрәшебезне канун нигезендә алып барачакбыз. Һәр кеше аерым йөрмәячәк, без барлык кешеләребез өчен көрәшәчәкбез. Төзелеш оешмасы җимерелгән йортларның төзелеш материаллары өчен акча биреп, кешеләрне китәргә мәҗбүр итсә дә, җир аларныкы түгел, алар аны шәһәрдән арендага алалар. Ә инде фатирлар төзеп аларны саткач, җирнең статусын үзгәртәләр. Алар шундый механизм белән җирне үзләштерәләр. Безгә шәһәр хакимияте йортлар төзү өчен җирне аермаса, без дә оешма буларак җирне арендага ала алабыз, өч елда үзебезнең йортларыбызны төзеп, аннары җир мәсьәләсен дә хәл итә алабыз", дип аңлатты.
Безне бернинди акчага дә сатып ала алмаслар
"Без оешманы бистәдә мәсьәләләрне хәл итү өчен оештырдык, ләкин мондый мәсьәләләр тик Стрелковаяда гына түгел, бар Кырымда булуын аңладык. Без ахырга хәтле торачакбыз, безне бернинди акча белән дә сатып ала алмаслар. Без сәясәт, дин, коммерция белән шөгыльләнмибез, без кырымнарны борчыган җир мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәкбез, бу хакта низамнамәдә дә яздык", диде Эрлан Азизов.
Мәскәүгә барып пикетлар оештырырга әзер булганын белдергән Стрелковая бистәсендәге активистларның берсе, бу бистәдәге кырымтатарларның җитәкчесе Фазыл Ибраимов 23 июньгә хәтле сак астында калдырды. Аны кешеләрдән акча җыюда гаеплиләр.
29 апрель чарада катнашучылар Ибраимовка бу җирләрдән халыкны китәргә мәҗбүр итү өчен 10 млн. сум һәм иреккә чыгачагын да вәгъдә иткәннәрен белдерделәр, ләкин ул риза булмаган. Хакимиятләр һәм төзелеш оешмасы Фазыл Ибраимовны вакытлы изоляторга утыртып, халыкны әкрен генә китәргә мәҗбүр итәрбез дип уйлаган булсалар, Стрелковая бистәсендәге кырымтатарлар, киресенчә, оеша башлады һәм Кырымда мондый җир мәсьәләләре булганнарга ярдәм итәчәкләрен белдерделәр.
Белешмә
Стрелковая бистәсе 2006 елда кырымтатарлар тарафыннан "самовозврат" рәвешендә басып алынган булса да, Украина заманындагы Кырым хөкүмәте вице-премьеры Псарев җитәкчелегендә җир комиссиясе 2013 елда бу җирне канунлаштыру хакында карар кабул итте һәм Акмәчетнең генераль планына үзгәрешләр кертәсе генә калган иде. Бу җирдә 13 мең кырымтатар урнашуы көтелә иде. Җирләрне аларга бирү хакында карарлар 2014 елның икенче яртысында чыгарылырга тиеш иде, ләкин 2014 ел башында Русия Кырымны аннексияләгәч, вазгыять башка якка борылды.
2014-2016 елларда Акмәчеттәге "Жигулина роща" бистәсендә дә кырымтатар йортларын берәм-берәм сүттереп аланны чистарттылар. 2018 елның март аенда мәчетне дә сүттерделәр. Стрелковая бистәсендә дә төзелеш оешамсы һәм шәһәр хакимиятләренең шул ук схема белән баруларын күзәтергә мөмкин. Кырымтатарлар исә оешма төзеп бирешмәскә омтылалар. Бу оешма Навальный кешеләре белән дә элемтәгә кергән.