Татарстан президентының элекке киңәшчесе Тимур Акулов вафат

Тимур Акулов, business-gazeta.ru фотосы

Акулов белән хушлашу 3 май Петербур урамындагы Кариев театрында иртәнге 10да булачак дип хәбәр ителә.

2 май Татарстан президентының элекке киңәшчесе, Русия думасының алтынчы чакырылыш депутаты Тимур Акулов 65 яшендә вафат булган. Әлеге хәлне президентның матбугат хезмәте раслый.

Тимур Акулов 1953 елның 25 апрелендә Үзбәкстанның Янгиюл шәһәрендә туа. 1974 елда Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультетына укырга керә, 1979 елда көнчыгышны өйрәнүче-тарихчы белгечлеге алып тәмамлый. Университеттан соң 1982 елга кадәр Йәмәндә хәрби тәрҗемәче булып эшли, 1988-1991 елларда Йәмәнең Аден (عدن‎) шәһәрендәге социаль фәннәр институтында укыта.

1991 елда Акулов Татарстан президентының халыкара мәсьәләләр киңәшчесе итеп билгеләнә, 1995 елдан президентның тышкы элемтәләр департаменты мөдире була.

2011 елда Акулов Татарстан президентының киңәшчесе итеп куела, 2012 елда Русия думасына Татарстаннан депутат итеп сайлана.

Акуловка киң танылуны Әфганстанның Кандаһар шәһәрендә талиблар тарафыннан әсир итеп алынган Татарстан очучыларын азат итү турында сөйләшүләр китерде. Ул Талибан белән сөйләшүләр өчен 1995-1996 елларда Әфганстанга 28 тапкыр очты. Әмма очучылар сөйләшүләр нәтиҗәсендә түгел, ә 1996 елның 16 августында очкыч мәйданында ел буе торган Ил-76 очкычын кабызып, сакчыларны бәйләп, очып китте. Казанга кайткач алар дөнья һәм үзләренә бәйле вазгыять турында мәгълүматны кыска дулкынлы радиоалгыч аша Азатлык радиосыннан алып торганнарын белдерде.