"Бердәм Русия" балаларны рөхсәтсез митингларга җәлеп итүчеләрне җавапка тартырга чакыра

Мәскәүдә 14 яшьлек үсмерне полиция тоткарлый

Русия Думасындагы "Бердәм Русия" депутатлары балигъ булмаганнарны килештерелмәгән митингларга җәлеп итүчеләрне административ җаваплылыкка тарттыру турындагы канун өлгесен Дәүләт Думасына кертте.

Депутатлар үсмерләрне урам чараларына чакыручыларга 500 мең сумга кадәр штраф салырга яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алырга тәкъдим итә.

Канун өлгесе авторлары әлеге үзгәрешләр балигъ булмаганнарның гомеренә, сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян салуны булдырмый калуга ярдәм итәчәк дип саный. Депутатлар фикеренчә, документ балаларны үз максатларында файдаланучы "сәяси популистларга" кагыла.

Февральдә Русия президенты Владимир Путин эчке эшләр министрлыгына канунсыз чараларга җәлеп итәргә тырышучы төркемнәргә каршы торырга, аларның җитәкчеләрен җаваплылыкка тарттырырга кушкан иде.

5 майда Русиянең дистәләгән шәһәрендә Владимир Путинның дүтенче инаугурациясенә бәйле "Ул безгә патша түгел" дип аталган каршылык чарасы узды. "ОВД-Инфо" мәгълүматынча, әлеге чараларда барлыгы 1600 кеше тоткарланган. Тоткарланучыларның иң күбе Мәскәү һәм Петербурда булган. Бу шәһәрләрдә митингка хакимиятләр әлеге урам чарасын уздырырга рөхсәт бирмәгән иде. Полиция бүлегенә китерелүчеләр арасында үсмерләр дә булган.