17-18 июнь Казанда дөнья футбол беренчелеге уеннары вакытында "Тәмле Казан" аш-су фестивале узачак. Фестивальнең беренче өлеше 12-13 май көнне Казанның меңъеллыгы паркында узды.
Оештыручылар бу бәйрәмне Казан кунакларын татар милли ашлары белән таныштыру максатыннан уздырабыз дисәләр дә, фестивальдә татар ризыклары күренмәде диярлек. Данлыклы өчпочмак, кыстыбый һәм өлешләрне бары бер урында – "Түбәтәй" татар фастфуд челтәре киоскында гына сатып алып була иде. Җитмәсә "Түбәтәй"не башка кафе-рестораннар белән бер рәткә түгел, каядыр мәйдан читенә урнаштырганнар.
Татар брендының чатыры да башкаларныкы кебек купшы түгел, фестиваль символикасы белән дә бизәлмәгән иде. Чынлыкта, бәйрәм кунакларына милли ризыклар урынына һаман да шул бургерлар һәм самса ашап карарга тәкъдим итәләр булып чыкты.
Фестивальнең бизәлешендә дә татарлык юк иде – бөтен элмә язмалар русча гына. Татарчасы бары Меңъеллык паркына кергән җирдә капка бизәлешендә кулланылган.
Күзгә ташланган тагын бер әйбер – хәләл ризыкларның бик аз булуы. 46 катнашучының бары дүртесе генә хәләл ризыклар тәкъдим итте: "Түбәтәй, "Өрек" рестораны һәм ике бургер сатучы ресторан.
Фестивальнең музыка бизәлеше дә быел татарча булмады. Узган елларда монда Мубай, Оскар Юнысов кебек җырчылар чыгыш ясаган булса, быел татар музыкасы ишетелмәде.
Шул ук вакытта Казан шәһәре муниципаль берлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова Азатлыкка татар милли ризыкларының чарада җитәрлек булуын әйтте.
"Бу вакытта Казанда Европа волейбол уеннары узды. "Тәмле Казан"ның беренче этабын шунда уздырырга булдык. Анда 40 мең кеше килде. Аның өч меңгә якыны чит ил кешеләре, ун меңе Русиядән килүчеләр иде. Кунакларга җитәрлек дәрәҗәдә татар милли ашлары булды. Ике-өч җирдә тәкъдим ителгән иде. Ялгышмасам "Түбәтәй", "Туган авылым", "Татар утары" бар иде. Алар безнең белән эшлиләр.
Барлык "Тәмле Казан"ны татар ашларыннан гына ясый алмыйбыз бит инде. Казаннар фестивальгә өчпочмак ашарга килмәгәнне аңларга кирәк. Без бит фестивальне җирле халык өчен дип тә ясыйбыз", диде ул.
Лодвигова татар ризыклары ике-өч урында булды дисә дә, Азатлык хәбәрчесе "Түбәтәй"дән башка урынны күрмәде.
Казан түрәсе июнь анда узачак Дөнья футбол беренчелегендә татар ашларын арттырабыз дип ышандырды.
"Безнең иң зур ашъяулык булачак. Анда футбол беренчелегендә катнашачак илләрнең ризыклары тәкъдим ителәчәк. Зур чәкчәк пешерәчәкбез. Бу Гиннесс рекордлар китабында иң зур чәкчәк булачак.
Хәзер Казандагы барлык рестораннар чемпионатта катнашачак илләр телләрендә меню ясый башлады. 100ләп ресторанда татар ризыклары белән махсус битләр булачак. Татар ашларын пешерүче махсус рестораннар бар, ә булмаганнарында шул милли биттәге ризыклар тәкъдим ителәчәк", диде Лодвигова.
"Тәмле Казан" фестивале өченче ел рәттән оештырдылды. 2016 елда ул Иске татар бистәсендә үткән иде, ә 2017 елда – "Казан" гаилә үзәге янында булды. 12-13 июнь көнне чараны Казанның меңъеллыгы паркында үткәргәннәр.