Акмәчетнең тимер юл вокзалы янында кырымтатар халкы сөрген ителүгә 74 ел тулу уңаеннан матәм чарасы узды. Сөргенгә җибәрелгән урында куелган хәтер ташы янына җыелган Русиядә тыелган кырымтатар мәҗлесе әгъзалары халык белән бергә сөрген корбаннары рухына дога кылып "Ант иткәнмен" кырымтатар гимнын башкардылар.
Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Джелял: "Мондый чаралар дөньяның төрле илләрендә үтә. Сөргенне уздык бүгенге көннәрне дә узарбыз", дип белдерде.
Чыгыш ясаучылар арасында Кырымда Русия оккупациясеннән соң ябылырга мәҗбүр булган "Lale" кырымтатар балалар телеканалының элеккеге мөхәррире Усние Хәлилова, укытучы Алие Велиуллаева, милли хәрәкәт ветераны Бекир Умеров һәм башкалар булды. Чарага килгәннәрне полиция вәкилләре күзәтеп торды. Шулай ук янәшә урамнарда полиция хезмәткәрләре тулы автобуслар торды.
Your browser doesn’t support HTML5
Кырымтатар халкының сөргенлек корбаннарын искә алу чаралары дөнья буйлап уза.
18 май Украинаның Киев шәһәрендә сөргеннең 74 еллыгына багышланган матәм чараларында Украина, Мәҗлес җитәкчелеге, кырымтатарлар һәм украиннар катнашты.
"Украина телеканалларына сөргенлек фаҗигасе белән бәйле махсус әзерләнгән өч видеоролик юлланды", дип хәбәр итте Украинаның мәгълүмати сәясәт министрының беренче урынбасары Эмине Джеппар.
Украина президенты Петр Порошенко "совет режимының кырымтатар халкына, бөтен кешелеккә каршы ясаган җинаятен Украина бервакытта да онытмас" дип әйтте. "Кырым оккупациясен оештырган бүгенге җинаятьчеләр дә җәзаланачак дип ышанам. Кырым янә Украинага кайтачак", дип язды ул үз Фейсбук битендә.
Украинаның Львов шәһәрендә Тарас Шевченко һәйкәле янында "Йөрәгеңдә ут кабыз" дип исемләнгән сөрген корбаннарын искә алу чарасы үтте. Мәйданда яндырылган утлар белән Кырым харитасы, тамга һәм 74 саны ясалды.
Шулай ук Украинаның Генически, Мелитополь шәһәрләрендә дә кырымтатарлар булган урыннарда сөрген корбаннарын искә алу чаралары үтә.
Сөрген корбаннарыны искә алу чаралары 13 майда Әнкарада да узды. Шул ук көнне кырымтатар яшьләре милли байраклар белән Кырымдагы Чатыр-Дагка күтәрелеп сөрген корбаннары рухына дога кылды.
Чараларны уздырмау өчен кайбер активистлар алдан ук кисәтелде.
Матәм чаралары алдыннан Русиядә тыелган Мәҗлеснең Карасубазардагы рәисе Мустафа Асабаны ике полиция хезмәткәре өенә килеп кисәткән. Шуңа да карамастан ул 18 майда авылларда, урыннарда зиратларны зиярәт кылып каберләр, хәтер ташлары янында догалар укылачагын, хәтер ташлары булган урыннарга чәчәкләр куелачагын, Карасубазарда хәтер ташы янында чара үткәннән соң мәчеткә барып анда сөрген корбаннары рухларына күмәк дога кылачакларын әйтте.
Аның сүзләренчә, Русия кануннарына күрә бу чараларга органнарның рөхсәте кирәкми. "Аннары ничек булыр - күрербез", диде ул.
17 май көнне Акмәчеттә "Йөрәгеңдә ут кабыз" чарасында катнашудан соң тоткарланган кырымтатар яшьләренә карата бүген мәхкәмә башланды. Аларны полициягә буйсынмауда гаеплиләр.
* * * *
Кырымның Мәскәү тарафыннан куелган хакимият вәкилләре дә быел сөрген көнен искә алырга булды. Акмәчеттә тимер юл вокзалы янындагы бакчада куелган истәлек ташына, Вернадский урамындагы һәйкәлгә, Кырым инженер-педагогия университетындагы "Яңарыш" комплексына чәчәкләр куйдылар. Бакчасарай районы Сюрень (Танковое) авылында хакимиятләр сөрген фаҗигасен хәтерләткән комплекс янында матәм чарасы һәм концерт оештырдылар.