Калмыкстан, Кабарда-Балкар парламентлары Татарстанның ана телен укытуны ихтыярига калдыруга каршы мөрәҗәгатен хуплады

Татар теле дәресе. Архив фотосы

Татарстан Дәүләт шурасының туган телләрне мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыруны яклап Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга язган мөрәҗәгатен Калмыкстан һәм Кабарда-Балкар республикалары парламентлары хуплый.

"Татарстан Дәүләт шурасының Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга юллаган мөрәҗәгатен караганнан соң, әлеге мөрәҗәгатьне хупларга дигән карар бирде", диелгән Кабарда-Балкар парламенты президиумы рәисе Татьяна Егорова кул куйган карарда.

Калмыкстан парламенты да Татарстанга теләктәшлек белдерде. Халык хуралы рәисе урынбасары Николай Нуров кул куйган рәсми хатта бу хакта белдерелә.

25 апрель Татарстан Дәүләт шурасының 37нче утырышында депутатлар татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыруны яклап Русия думасы рәисе Володинга мөрәҗәгать кабул итте.

21 май Мәскәүдә Русиянең күп кенә милли республикалары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Чарада туган телләрне яклау максатыннан "Русия халыклары демократик конгрессы" иҗтимагый хәрәкәте булдыру турында карар кабул ителде.