Русия MH17-не бәреп төшерүдә шикләнелүчеләр турында мәгълүмат бирүдән баш тарта

Your browser doesn’t support HTML5

2014 елның 17 июлендә Донецки янында "Малайзия һава юллары" ширкәтенең "Боинг 777" очкычы Русия хәрби көчләренең 53нче зенит-ракета бригадасына караган "Бук" шәкелендәге ракета системыннан бәреп төшерелгән. Әмма Русия әлеге бригада турында мәгълүмат бирүдән баш тарта. Бу хакта һәлакәтне тикшерүче Уртак тикшерү төркеме (JIT) матбугат очрашуында тикшерү төркеме җитәкчесе, Нидерланд прокуратурасы вәкиле Фред Вестербеке белдерде.