Туган телләрне укыту турында яңа канун өлгесе әзерләнергә мөмкин

Мәскәү Кремле

24 май кичендә Русия президенты идарәсендә туган телләрне ихтыяри укыту кануны өлгесе турында сөйләшү булган. Татарстаннан очрашуда Русия думасы депутатлары Александр Сидякин һәм Илдар Гыйлметдинов катнашкан.

"Президент идарәсе вәкилләре татар теле турында диалогка әзер булуларын белдерде", дип китерә Сидякин сүзләрен Бизнес-онлайн.

Сөйләшүдә канун өлгесе авторлары яңа текст әзерләячәк дип килешенгән. "Туган тел дәресенең уку планының мәҗбүри өлешендә калуын телибез", ди Сидякин.

Татарстаннан очрашуда Русия думасы депутатлары Александр Сидякин һәм Илдар Гыйлметдинов катнашкан. Моннан тыш, киңәшмәдә "Бердәм Русия" вәкилләре, Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов, милләтләр эшләре фдераль агентлыгы җитәкчесе Игорь Баринов, Чечня, Дагыстан, Кабарда-Балкар вәкилләре дә булган.

Пәнҗешәмбе Татарстан Дәүләт шурасы урта мәктәпләрдә милли телләрне укытуны ихтыярига калдыру турында канун өлгесен хөкем итеп, әлеге документ кире кагылырга тиеш дип тавыш бирде. Депутатлар бу мәсьәләдә Русия думасы һәм төбәкләр белән сөйләшүләр алып барырга чакырды.

10 апрель Русия думасының алты депутаты парламентка республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның дәүләт телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала.