Путин Донбасстагы сугышны Чечня белән чагыштырды

Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин Донбасстагы сугышны 2000-нче еллар башында Чечнядә булган сугыш белән чагыштырды һәм Украина көнчыгышындагы низагны чишәр өчен Киевка фетнәчеләр контролендәге җирләргә аерым статус бирергә кирәк дип белдерде.

Заманында Мәскәү дә Чечня республикасына карата шундый адымга барган иде ди Путин.

Венага эш сәфәре алдыннан Австриянең ORF телеканалына интервьюда Путин шулай ук аннексияләнгән Кырымны Украинага кайтару булмаячак диде. "Андый шартлар юк, була да алмый", диде Русия президенты.

Путин Донбасс күгендә булган "Боинг" һәлакәтенә карата да үз фикерен әйтте. "Украина низагындагы ике тараф та совет чорында һәм Русиядә җитештерелгән корал куллана. 2000 елларда украин хәрбиләре күнегүләр вакытында Русия очкычын бәреп төшерде. Украина моңа катнашын кире какты, ләкин соңрак гаебен танырга мәҗбүр булды. Ник без хәзер украин җитәкчелегенә ышанырга тиеш", ди Русия президенты.

Русиянең эчке сәясәте турындагы сорауларга җавап биргәндә президент илне атворитар дәүләткә әйләндерү турында гаепләүләрне кире какты. "Бу, әлбәттә, дөреслеккә туры килми, чөнки бездә демократик дәүләт һәм без гамәлдәге Конституция кысаларында яшибез", диде Путин.

Владимир Путин 5 июньдә Венада Австрия җитәкчелеге белән сөйләшүләр уздыра.