Мәхкәмә Гавриленко-Зыятдинованы 8 августка кадәр сак астында калдырды

Ольга Гавриленко-Зыятдинова

Казанның Совет районы мәхкәмәсе балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылуда һәм экстремизмда гаепләнгән Ольга Гавриленко-Зыятдинованы 8 августка кадәр сак астында тоту карары чыгарды.

Мәхкәмә алдыннан "Русия торак-коммуналь хуҗалыкта коррупция белән көрәш комитеты" җитәкчесе урынбасары Булат Сабиров, Урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов, Урыс телле ата-аналар һәм укучыларның хокукларын яклау комитеты рәисе Эдуард Носов Гавриленко-Зыятдинованы яклап мөрәҗәгать таратты. Анда Ольга үзенең коррупциягә каршы көрәше аркасында эзәрлекләүләргә дучар булуы турында әйтелә.

"Җинаять кодексының 282нче маддәсен Русиядә куллануның ни икәнен яхшы беләбез. Татарстанның да уникаль тәҗрибәсе бар. Әлеге маддә нигезендә төбәкнең беренче затына каршы тавыш күтәрергә батырчылык иткән Ирек Мортазинны юкка чыгардылар. Без тикшерүгә ышанмыйбыз. Чөнки йөзәрләгән миллион сумнар турындагы коррупция очракларын ачыклаган кешегә теләсә нинди чаралар күрелергә мөмкин. Бу ялган видеолар да, хәйләкәр "экспертизалар" да һәм башкалар да була ала", диелә мөрәҗәгатьтә.

Активистлар хатынны тикшерү изоляторыннан чыгаруны таләп итте.

25 апрельдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе 48 яшьлек Ольга Гавриленко-Зыятдинованы Җинаять кодексының 135нче маддәсе нигезендә (балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылу) сак астына алу карары чыгарды.

Соңрак аңа экстремизмда (Җинаять кодексының 282 маддәсенең беренче өлеше) гаепләү белдерелде. Гавриленко-Зыятдинова "Вконтакте" социаль челтәрендә татарларны мыскыллаган язмалары өчен гаепләнә диелде. Лингвистик экспертиза аның язуларында милләтара нәфрәт тудыру чалымнарын тапкан.

Ольга Гавриленко-Зыятдинованың Вконтактедагы битендә татарлар "чаплашкалар", "немытые" һәм башка мыскыллы сүзләр белән аталган иде, февральдә әлеге сүзләр өчен җинаять эше ачылды.

Элегрәк Гавриленко-Зыятдинова улы сигез ел татар теле укырга мәҗбүр булган өчен ике миллион 750 компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә аның шикаятен кире какты.