Хаританы төзүчеләр җанатарларның игътибарын Дөнья футбол беренчелеге алдыннан Русиядә кеше хокуклары бозылуга җәлеп итмәкче, дип яза Deutsche Welle.
"Яшелләр" фракциясе сайтында ике харита урнаштырылган. Берсендә футбол ярышлары узачак стадионнар күрсәтелә. Әгәр "гадел уен" дип язылган төймәдән "кагыйдәр бозу" дигәненә күчерсәң, сәяси тоткыннар утырган төрмәләр урыны чыга. Сайтта "Мемориал" хокук яклау үзәге тарафыннан төзелгән сәяси тоткыннар исемлеге дә бар. Алар арасында Вконтактедагы 12 посты өчен өч ел колониягә хөкем ителгән Данис Сәфәргали, "террорчылык эшчәнлеге кылырга чакыруда" гаепләнгән Роберт Зәһриев (Загреев), Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән Азат Адиев һәм башкалар бар.
Элегрәк Human Rights Watch (HRW) халыкара хокук яклау оешмасы Дөнья футбол беренчелеге алдыннан Русиядә кеше хокуклары торышының начараюы турында хисап чыгарган иде.
Халыкара оешма стадионнар төзүчеләрнең хокуклары бозылу һәм Русиядә митинглар, тыныч урам җыеннары уздыру белән бәйле вазгыятьнең начараюы турында белдерә.