Милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы 20 меңләп имза Мәскәүгә тапшырылды

Your browser doesn’t support HTML5

Бүген Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре Русия думасы һәм Русия президенты идарәсенең хатлар бүлегенә ана телләрен ихтыяри укыту турындагы канун өлгесенә каршы җыелган имзаларны тапшырды. Дүрт милли республикадан барлыгы 20 мең имза җыелган. Аларның 17 меңләбе Башкортстанда, ике меңе Татарстанда, тагын бер меңе Кабарда-Балкарда һәм Якутиядә җыелган.