Чабаксардагы федераль Сабантуй чуаш һәм татар халкы бәйрәме булды

Your browser doesn’t support HTML5

Чуашстан башкаласы Чабаксарда бу кадәр татарның бер урынга тупланып бәйрәм итүе беренче тапкыр булгандыр.

Чабаксар шәһәре Идел ярында урнашкан. Шәһәрнең үзәк өлеше, халык телендә залив дип аталган, рәсми исеме "Кызыл мәйдан" булган, Идел суы ярларын чайкап торган урыны көн буена Сабантуй мәйданына әверелде. Бу аның уңышы да, шул ук вакытта җайсызлыгы да булып чыкты. Күп кенә төбәкләрдә федераль Сабантуй бер мәйданда – стадионда уза. Ә монда исә киң үзәк мәйдан, 350 метр озынлыктагы Татарстан һәм Чуашстан әләмнәре белән бизәлгән күпер һәм Чабаксарның символына әйләнгән "Саклаучы ана" һәйкәле тирәсендә урнашкан чатырлар. Аш-су, сату-алу урыннары, концерт урыны, татар авылы утары урнашкан мәйданны югарыдан Чуашстанның элекке президенты ясаткан "Саклаучы ана" күзәтеп тора.

Иркенлеге бар, шул ук вакытта халыкка йөрергә дә зур мәйдан авыр икән. Көне буе чакрымнарны таптау шактый алҗыта. Әмма Иделдән искән талгын җир бу аруларны оныттыра.

Мәйданда бары тик Татарстан һәм Чуашстан әләмнәре, татар бизәкләре төшерелгән байраклар, ике зур сәхнә һәм, гадәти хәл, Сабантуйга илтүче һәр урам чатында тимер капкалар аша тикшереп кертүче тәртип сакчылары.

Мәйданга төп юл – ике йөз метр чамасы булган җәяүлеләр урамы. Сабантуйның төп капкасы да шунда урнашкан. Иртәнге якта халык мәш килә. Җирле халык та, олы-кече түрәләр дә, 41 төбәктән килгән 500 татар да шунда төркем-төркем булып урнашкан. Болар ике республика җитәкчеләре килүен көтүчеләр. Кайсы җырлый, кайсы бии, кайсы фотога төшә...

Арада ап-ак чалма-чапан кигән өч кеше аерым күзгә ташлана. Болар Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Кол-Шәриф мәчете имамы Илфар Хәсәнов һәм Русия мөселманнары мәҗлесе рәисе, мөфти Әлбир Крганов.

Сабантуйның рәсми өлеше Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Чуашстан җитәкчесе Михаил Игнатьев килүдән башланды. Алар җәяүлеләр урамындагы халык белән аралашып, җирле осталарның кул эшләрен багып чыккач, Чуаш академия театры каршында урнашкан мәйданда урын алды.

Эпир пулнă, пур, пулатпăр, ягъни кемдә миллилек күбрәк булды?

Сабантуе чуашча башланды. Монысы көтелгән хәл иде, чөнки бәйрәм Чуашстанда бит. Чабаксарның төрле театрлары уртак бер композияция эшләгән. Монда тарих та, чуашларның яшәеше дә, көнкүреш һәм мәдәнияте дә кергән. Шактый көчле һәм тәэсирле итеп эшләнгән, олы сәхнә экранындагы видеолар белән баетылган бу кереш өлеш чуашларда горурлык уяткандыр.

Чуаш сәнгатькәрләре

Дөрес, ара-тирә татарча да текстлар яңгырады. Шушы татарча шигырь юллары яңгыраганда, экранда печән чәйнәп торган дуңгыз башлары да күренеп алды. Махсус түгелдер дигән уй булды ансы, ни дисәң дә, сәхнәдә бит чуаш милли яшәешен күрсәтәләр. Ә аларда дуңгыз хәрам түгел.

Чуашлар милли тарихларын бик матур итеп, борынгы чорларга бәйли. Мәйданга шушы тарихи тирәнлекне күрсәтергә тиешле, ике пар ат өстендә утырган чуаш амазонкасы белән чуаш ир-егете чыкканда, амазонканың аты киреләнеп алды. Ул атны, ярдәмчеләре белән тотып кына килде. Бу бәйрәмне һич кенә дә бозмады. Чөнки, югары кимәлдә әзерләнгән күренешнең төп фикри ноктасы атларда түгел, ә чуаш милли идеясенә әйләнгән шигарләрдә иде. Мәйданда "Эпир пулнă, пур, пулатпăр" (Без булганбыз, бар һәм булачакбыз) дигән шигар өстенлек итте.

Ярты сәгатькә якын барган чуашча керештән соң татар кереше башланды. Татарстанның Түбән Кама сәнгать осталары шулай ук зур кереш әзерләгән. Татарчалы-урысчалы бу композициядә милли тарих, аның тирәнлеге, милли шигарләр түгел, ә Сабантуйга багышланган, көрәш, капчык сугышы, кичке уеннар, гомумән Сабантуйны сурәтләгән мизгелләр урын алды.

Сабантуйда Сабантуйны күрсәтү матур анысы, әмма кырык бер төбәктән килгән татарлар өчен, уртак тарих, аның шанлы чорлары, горурлык хисләре уятырлык мизгелләр дә артык булмас иде дә... Хәер татарны соңгы елларда Сабантуй белән берләштерәләр бит.

Федераль Сабантуйның икетелле кереш өлешендә меңнән артык кеше чыгыш ясагач, сәхнәгә ике республика җитәкчеләре күтәрелде.

Ут күрше җитәкчеләр бер-беренә дан яудыра

Башта, соңгы елларда сөйләргә бик тә маһирланып киткән Чуашстан башлыгы Михаил Игнатьев сүз алды. Ул урысча гына сөйләде. Миңнехановны Рөстәм дустым дип атап, аның мәдәниятне саклауга “үзенең җанының, йөрәгенең бер өлешен” бирүен әйтеп узды. Быелгы федераль Сабантуй “алтын хәрефләр белән безнең яраткан Русия федерациясе тарихына язылачак” диде Игнатьев.

Бәйрәм алдыннан ике җитәкче эшлекле сөйләшү уздырып, эшмәкәрләр белән дә күрешкән булып чыкты. Татарстанда эшләр өчен мөмкинлекләр булуын, ике республиканың хезмәттәшлеге арта баруын, татарлардан өйрәнүләрен искәртеп, Чуашстан башлыгы “барлык татарстаннарга баш иябез” дип җибәргәч, мәйдан шартлатып кул чапты.

Шунысын да искәртеп узарга кирәк, Чуашстан белән Татарстанның үзара хезмәттәшлеге ел дәвамында сигез миллиард сум тәшкил итә икән.
Ә Чуашстан башлыгы, республикадагы татар авылларында булганнан соң, бик яхшы энергия алганлыгын да мәйдандагы халыкка җиткерде. “Чөнки анда ата-аналар балаларын кулланучы итеп түгел, ә иҗади итеп тәрбияли”, диде ул.

Игнатьев сүзен Татарстанга дан, Чуашстанга дан, безнең яраткан Русиягә дан дип тәмамлады.

Рөстәм Миңнеханов

Чуашстан башлыгы артыннан Рөстәм Миңнеханов сүз алды. Ул чыгышын татарча башлады. Бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык теләгәч “без үзебезнең милләтебезне, динебезне, телебезне саклыйбыз һәм моны үзебезнең иптәшләргә күрсәтергә мөмкинлегебез бар” дип белдерде.

Чуашстанны ут күрше дип атап, Татарстандагы чуашларны иң тырыш халык дип белдерде Миңнеханов. Соңыннан урысчага күчеп, киләсе елда Татарстанның Норлат районында чуашларның ел саен уза торган “Уяв” дип аталган бәйрәменә Михаил Игнатьевны чакырды.

Чуашстан татарлары дүртенче автобус алды

Рәсми чыгыштан соң котлаулар башланды. Ике җитәкче дә рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре, мактаулы исемнәр тапшырды. Шулар арасында Урмай авылы егете, инде 30 елга якын татар сәхнәсендә хезмәт иткән Илдус Шәйдуллинга “Татарстанның атказанган артисты” исеме дә бирелде.

Миңнеханов ел саен федераль Сабантуй уздырган төбәк татарларына автобус бүләк итә. Иртән үк мәйдан уртасына куелган шундый машина кемгә биреләчәк? Җыелган халыкны шул да кызыксындырып торды. Моңа кадәр Чуашстандагы татарларга Миңнеханов ике кечкенә, бер зур автобус бүләк иткән иде инде. Дүртенчесен Татарстан президенты татар милли мохтариятенә тапшырды.

Көрәш үзенчә җирәбә белән тәмамланды

Соңрак рәсмиләр мәйдан карарга дип юл алды. Иң озын, Татарстан һәм Чуашстан байраклары белән бизәлгән күперне чыккач (аны Түбән Кама җитәкчелеге бизәткән), анда Сабантуйның милли уеннары бара иде.

Халык бик күп булмаса да, бала-чага рәхәтләнеп уйнады. Килгән кунаклар татар утарын да бик сокланып карады. Бер ягы ачык булган татар өендә милли кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр утырган. Янәшәдә чын мунча да бар. Аннан пар бөркелә, шунда миллек белән чабынып бер абзый да утыра. Хәтта эт оясы белән уенчык этне дә куярга онытмаганнар түбәнкамалар.

Бәйрәмнең төп ярышы – көрәшне халык көтте. Башта сүз таралды – төп батыр өчен көрәштә инде шактый көчле булган Татарстан көрәшчеләре катнашмаячак. Шулай булып чыкты да. Төп батыр булып Мари иленнән килгән Муса Галләмов калды. Аңа иртә таңнан ук чуаш театры белән милли музей арасындагы куак астында чирәм ашап торган зур гына тәкә бирелде.

Ә батырларга бирелә торган машина исә Шыгырдан егетенә эләкте. Ансы да гади генә булмады. Төрле югарылыкта батыр калган алты көрәшче арасында баш киеменә салынган алты ачкычны алырга да, машина ишеген ачып карарга булып чыкты. Кем ачкычы ача – машина шуңа. Риназ Садаров кулындагы ачкыч машина ишеген ачты.

Быелгы федераль Сабантуйда татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров күренмәде. Милли оешмалар берлеге исеменнән мәйданда Васил Шәйхразиев йөрде. Сабантуй тәмамланыр алдыннан гына ул кечкенә боралакта китеп барды. Ә федераль Сабантуй билгесе булган тулпар атны сәхнәдән Ринат Закировның беренче урынбасары Данис Шакиров Коми республикасы вәкиләренә тапшырды.

Киләсе федераль Сабантуй Коми башкаласы Сыктывкарда ничек узар – әле билгесез. Ә менә Чуашстан башкаласында ул шактый матур узды. Чуашларның үзләренең дә Сабантуйга охшаш Акатуй бәйрәме федераль дәрәҗәдә мондый кимәлдә узганы юк иде әле диләр. Чуашстан исә бу бәйрәмгә биш миллион сум акча биргән диделәр гайре рәсми чыганаклар, Татарстанныкы билгеле түгел. Чуашстан татарлары исә туксан мең сум гына җыйган. Бу саннарга мәйданда халыкны бушка ашаткан Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте, аерым оешмаларның чыгымнары керми.