Быел форум Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 еллыгына багышланды. Аның "Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф" дигән сүзләре форумның төп шигаре булып торды.
Башка еллардан аермалы буларак быелгы форум хатын-кызларның күплеге белән дә аерылып торды. Күп кенә имамнар, төбәкләрдәге мөфтиләр хатыннарын, абыстайларын да ияртеп алып килгәннәр.
Имамнар җыены ике көн эшләде. Гадәткә кергәнчә, беренче көнне секцияләр утырышы булды. Татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге урыннар, балаларга дини һәм милли тәрбия бирү, рухи мирасны барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле һәм ел да оештырыла торган "Ислам һәм татар дөньясы" концепциясен тормышка ашыру секцияләре эшләде.
Икенче көнне форумның пленар утырышы Казанның "Корстон" сәүдә үзәгендә узды. Соңгы елларда Татарстан һәм татар конгрессының барлык зур чаралары да уза торган конференц-залга кергәндә полициянең күплеге күзгә чалынып торды. Имамнар, мөфтиләр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевны аягүрә басып, алкышлар белән каршы алдылар. Исламда мондый гадәт юк бит ул дигән сүзләр ишетелсә дә, басмыйча калган кеше күренмәде.
Башта Рөстәм Миңнехановка сүз бирелде. Ул шигар итеп алынган Мәрҗани сүзләрен төзәтеп тә җибәрде. "Бүген, - диде ул, - милли телне, милли кием һәм милли горефне дин саклый".
Your browser doesn’t support HTML5
Татарлар Русиядә сан ягыннан икенче милләт, соңгы утыз елда илдә дүрт меңнән артык мәчет төзелде, аларның мең ярымы Татарстанда диде Миңнеханов. Әмма соңгы вакытта гаиләләр таркалуы бик күп дип, моңа дин әһелләре дә игътибар итүен теләде. Мондый теләк секцияләр барышында да кузгатылган иде.
Татарстан казые Җәлил Фазлыев, мәсәлән, балаларга дини, милли тәрбия бирүгә багышланган секциядә имамнарны йорт саен йөреп чыгырга да чакырды. Ул-бу нияттән түгел, ата-аналар белән сөйләшер өчен.
Үзенең кыска гына чыгышыннан соң Миңнеханов кайбер делегатларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Калининградтан килгән 94 яшьлек Хәким Биктеев беренчеләрдән булып "Дуслык" ордены белән бүләкләнде. Бүләк алып, Татарстаның хәзерге һәм элекке президетларына дан укыганнан соң, милли телне сакларга чакырды Хәким ага. Артык хисләнеп киткәнгәме, ул бераз хәлен югалтып, президент ярдәмчеләре ярдәме белән генә урынына барып утырды.
Ел саен яңа төрле чапан-чалмалар белән генә түгел, берәр төрле белдерү белән дә таң калдырган Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин быел кыска гына котлау чыгышын кәгазьдән генә укыды. Озын чәчләрен кыскарткан Тәлгат хәзрәт быел форумда үзен бик тыйнак тотты. Яшел чапаннар кигән, сак хезмәткәрләре сыман үзәк нәзарәткә караган мәчет муллалары Тәлгат хәзрәт яныннан бер адым да калмый йөрделәр.
Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин имамнар форумына килмәде. Ул үзенең урынбасары Рушан Аббясовны юллаган булып чыкты.
Русия мөселманнары дини мәҗлесе рәисе Әлбир Крганов та быел форумда катнашмады, аның исеменнән чыгыш ясаучы да булмады.
Рәсми котлаулар әле бетмәгән иде, Калининград шәһәренә Путин белән очрашуга юл алам дип алдан белдереп куйган Рөстәм Миңнеханов шып кына китеп барды.
Форум елдагыча төбәкләрдән килгән хәзрәтләрнең хисап сыман чыгышлары белән дәвам итте. Залда утырган, бу хәлне ел да күреп белеп-торган кайбер хәзрәтләр туйдырдылар инде хисап белән дип пышылдап та алдылар.
Җомга намазы якынлашканга барыбер сабыр гына тыңлап, йокымсырап, ә күбесе телефоннарында казынып утырган хәзрәтләр Җәлил Фазлыевның бала ясар өчен нанотехнологияләр кирәкмәгәнлеген әйткәч кенә җанланып алдылар. Президиумда утырган Миңтимер Шәймиев та эче катканчы көлде бу сүзләрдән.
Өйлә намазы якынлашканга форумның беренче өлешен Миңтимер Шәймиев чыгышы белән тәмамладылар. Ул үз чиратында Болгар академиясе хакында сөйләде һәм әлеге академиянең голәма шурасын булдырырга кирәклеген әйтте.
Өйлә намазы һәм төшке аштан соң имамнар һәм абыстайлар шактый җанланган иделәр. "Корстон" сәүдә үзәге ишек алдында парлашып җырлап торган абыстай һәм имамнар да күренде. Ә җыен чираттагы хисап чыгышлары белән дәвам итте.
Кичке биштә ул былтыргы ук пунктлардан торган резолюция кабул итү белән тәмамланды. Ул вакытта янәшә генә бүлмәдә татар конгрессының чираттан тыш корылтаена халык туплана башлаган иде.