Лондон татарлары татар теле курслары ачмакчы

Your browser doesn’t support HTML5

Татар яшьләре форумының "Чит илләр" проектлар сессиясендә чыгыш ясаган, Латвиядә туып үсеп Англиядә IT өлкәсендә эшләүче Марат Хәкимов Федераль җыен кабул иткән туган телләрне ихтыяри укыту кануны темасына кагылды. Хәкимов бу вакыйга Татарстан хөкүмәтенең дә, халыкның да татар телен саклый алмавын күрсәтте, диде. Шунда ук чыгыш ясаган Рөстәм Сүлти Лондонда татар теле курслары ачу турында сөйләде.