Торатауга күз салган сода ширкәте ябылу мөмкинлеген белдерде

Your browser doesn’t support HTML5

Сода һәм кальцийланган сода җитештерүче Башкортстан сода ширкәте чимал җитешмәү сәбәпле эшчәнлеген туктатырга мөмкин. Казылма байлыклар белгечләре исә чималга бай урыннар җитәрлек дип белдерә. Әмма ябылу белән янаган ширкәт киләсе чимал чыганагы итеп бары табигый тыюлык булган Торатауны гына күрә. Шундый шартларда Башкортстан башлыгы республикада яңа сода җитештереү корылмасы төзү ниятен игълан итте.