Мәскәүдә Орхан Джемаль белән хушлаштылар

Мәскәүдә Орхан Джемаль белән хушлашу

Мәскәүнең җәмигъ мәчетендә Үзәк Африка республикасында үтерелгән журналист Орхан Джемаль белән хушлаштылар. Ул Хованский зиратының мөселман өлешендә җирләнде.

Орхан Джемальне озатырга килүчеләр арасында Руслан Айсин, Максим Шевченко, Илдар Әләүтдинов, Руслан Корбанов бар иде. Журналист белән хушлашырга аның дуслары, хезмәттәшләре килде, мәчет ишеге алдында озын чират барлыкка килде.

Мәчет алдында Джемальгә җеназа намазы укылды.

Your browser doesn’t support HTML5

Мәскәүдә Орхан Джемаль белән хушлаштылар

"Аның бөтен гомере батырлык, гаделлек өчен, ялганга каршы көрәш булды. Ул һәрвакыт көчсезләргә ярдәмгә килде, ул кемгә куркыныч яный, шулар янында булды", дип китерә журналист Максим Шевченко сүзләрен ТАСС.

Җеназада Орханның кече улы Мансур да сөйләде. "Мондй кешеләрне сирәк очратасың. Әгәр дөньяда шундый кешеләр күбрәк булса, дөнья яхшырак булыр иде. Мин әтием кебек булырга тырышачакмын", диде Мансур Джемаль.

Күмү йоласын Мөфтиләр шурасы рәисе һәм Русия мөселманнарының диния нәзарәте башлыгы Равил Гайнетдин башкарды.

Орхан Джемаль Хованский зиратының мөселман өлешендә җирләнде.

Мәскәүдә сишәмбе шулай ук Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко белән дә хушлашу булды. Алар да җир куенына тапшырылды.

Журналист Орхан Джемаль, оператор Кирилл Радченко һәм режиссер Александр Расторгуевның үтерелүе турында 31 июль билгеле булды. Алар Үзәк Африка республикасына "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт эшчәнлеге турында документаль фильм төшерү өчен килгән булган.

Рәсми тикшерү дә, бәйсез тикшерү дә бара.