Башкортстанда сода җитештерүче яңа корылма төзеләчәк

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Стәрлетамак районында кальцийланган сода җитештерүче яңа корылма төзергә җыеналар. Төзелеш проекты Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кергән.
Башкортстан сода компаниясе баш тарткан Гомәр яткылыгы аның өсен чимал булачак. Кытайның ТСС төркеме “Таурус” ширкәте кушыуы белән төзеләчәк ширкәткә икътисади нигезләү үткәргән һәм Гомәр яткылыгындагы чимал сыйфаты ихтыяҗларга тулысынча тап килә дигән нәтиҗәгә[GA1] [GA2] килгән.

Шулай итеп, “Таурус”ның яңа инвестиция проектына өстенлекле дигән статус бирелә. Аңа салым ташламалары, аукционсыз җир биләмәсе бирелә, федераль һәм төбәк фондларыннан булышлык итү дә карала. Проект 2022 елга тиклем гамәлгә ашырылырга тиеш. Моңа тиклем Гомәр яткылыгы белән республика башлыгы да барып танышкан иде.