Фестивальнең дәрәжәсе төшү сәбәбе: 2014 елдан башлап Кырымга чит илләрдән катнашучылар килми башлады. Хәтта Кырымның профессиональ коллективлары да бу фестивальгә элеккечә килергә ашыкмыйлар. Хәзер монда күбрәк кырымтатар балаларының үзешчән җыр, бию ансамбльләре катнаша.
Элекке фестивальләр артистларның Кизләү урамнары буйлап музыкалы йөрешләре, төрле илләрдән килгән катнашучылар, шагыйрьләрнең чыгышлары белән бизәлгән булса, соңгысында болар берсе дә булмады.
Фестивальгә аерылган акчаның күләмен дә киметтәләр, диде Азатлыкка бу фестивальне оештыручыларның берсе, исемен әйтмәскә үтенгән шәһәр администрациясе хезмәткәре. Элек фестивальне карарга килгән кырымтатарлар да 2014 елдан соң анда килми башлады, диде ул.
"Гезлев капусы" фестивале элек зурлап үткәрелә иде, анда Төркия, Үзбәкстан, Тыва, Татарстан, Башкортстаннан профессиональ артистлар килеп катнашканда Кырымның төрле урыннарыннан караучылар да җыела иде, фестиваль берничә көн дәвам итеп шәһәр бюджетына шактый керем китерә иде.