Болгардагы Ак мәчеттә җомга вәгазе ник урысча укылган?

Болгардагы ак мәчет

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның республика мәчетләрендә җомга вәгазьләре татарча гына булырга тиеш дигән фәрманына карамастан, 17 август, ягъни узган җомга көнне Болгардагы Ак мәчеттә хөтбә урысча укылган. Азатлык моның сәбәпләрен ачыкларга тырышты.

Тарихи Болгар шәһәрендә эшләп килүче Ак мәчеткә җомга намазына килгән Рөстәм (исеме үзгәртелде) вәгазьнең татарча алып барылмавына аптыраган. Ул моңа канәгатьсезлек белдереп Телеграм каналындагы бер төркемдә язды.

Азатлык әлеге хәлне ачыкларга теләп Болгар шәһәре кергән Спас районы мөхтасибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйровка шалтыратты. Фәрхәт хәзрәт әлеге мәчетнең имамы да булып тора икән.

"Вәгазьләр татарча, урысча, гарәпчә бара. Мин моны контрольдә тотам. Мин бит анда үзем баш имам булып торам, әмма анда хәзер ярдәмчем Али эшли. Ул Башкортстаннан килгән татар егете, безнең авыл кияве.

Гарәпчәдән хөтбәне татар һәм урыс теленә тәрҗемә итәбез. Гарәпчә укыганда да аның артыннан ук синхрон тәрҗемә бара. Гомумән бөтен мәчетләрдә вәгазьне татарча укыйбыз.

Камил Исхаков хөтбәне урысча һәм татарча алып барырга кушты

Безнең мәчеткә урыс теллеләр күп йөри. Ул бит туристик мәчет. Бөтен кеше аңласын өчен, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков хөтбәне урысча һәм татарча алып барырга кушты", ди Фәрхәт хәзрәт.

Исхаковның ярдәмчесе Ирек Арсланов Азатлыкка әлеге мәсьәләне хәл итү өчен мөфтият, мөхтәсибәт барлыгын әйтте. "Камил Шамил улы андый мәсьәләләр белән шөгыльләнми. Бу сорау белән Болгар Ислам академиясенең матбугат үзәгенә мөрәҗәгать итегез", диде ул.

Болгар ислам академиясе матбугат үзәге җитәкчесе Алмаз Ахмәтҗанов Азатлыкка әйтүенчә, Ак мәчеттә вәгазь ике телдә бара.

Алмаз Ахмәтҗанов

"Безнең Болгар академиясе федераль дәрәҗәдәге уку йорты булгач, Ак мәчет безнең академия карамагына керде. Мәчет тә федераль дәрәҗәдә булганга, без вәгазьне татар һәм тәрҗемә итеп урыс телендә алып барабыз. Башта татар телендә, аннары урысча сөйлиләр. Безнең Али хәзрәт дигән даими имам бар. Ул докторант. Ике телдә алып бара.

Безнең студентлар бит Русиянең төрле төбәкләреннән, аерым алганда Чечня, Ингуш, Дагыстаннан киләләр. Моннан тыш БДБ илләреннән дә килүчеләр бар. Алар бит татар телен белми.

Болгар ислам академиясенең кайбер студентлары практиканы шушы мәчеттә уза. Алар вәгазьне урыс телендә алып бара. Укытучылар килеп аларның вәгазьне ни дәрәҗәдә дөрес алып баруын тикшерә, ягъни җомга вәгазе дәрес кебек бара.

Мондый хәлләр була инде, чөнки ул федераль дәрәҗәдәге мәчет

Узган җомгада җәйге алан эшләде. Анда Русиянең 26 төбәгеннән 80 кеше катнашты. Җәйге алан ул имтихан да кебек. Укытучы вәгазь сөйләүченең гарәпчәсен, аннары тәрҗемәсен тикшерә. Шуңа бу берәр читтән килгән шәкертнең урыс телендәге вәгазе булгандыр. Мондый хәлләр була инде, чөнки ул федераль дәрәҗәдәге мәчет", диде Әхмәтҗанов.

Болгар Ислам академиясенең татар проекты булмавын элегрәк Азатлыкка инде Рәфыйк Мөхәммәтшин да әйткән иде. Күрәсең хәзер инде "Яңарыш" фонды төзегән Ак мәчет тә татар проекты түгелдер.

Гәрчә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин моннан ике ел элек Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре татарча укылырга тиеш дигән фәрман чыгарган иде. Мәчетләрдәге җомга, хөтбә намазларында вәгазьләрнең ана телендә булырга тиешлеге хакында Бөтендөнья татар конгрессы оештырган татар дин әһелләре форумында да сүз кузгатылды. Татарстан президенты: "Татарча вәгазь сөйләүче имамнар юк дәрәҗәсендә. Нишләп бу шулай килеп чыкты?" дигәч, конгресс җитәкчелеге Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән сөйләшеп, уку йортында татар теле кафедрасын оештырырга кирәк дигән фикергә киленде һәм ул эшли башлады.