Туристик ширкәтләрдә Болгарга сәфәр кылуны Русиядә ислам бишегенә бару сыман дип аңлатырга тырышалар. Бу татарларны әлеге сәяхәткә аеруча җәлеп итә. 1-2 июль Казаннан Болгарга чыккан Борис Полевой корабында баручыларның күпчелеге дә татар иде.
Кораб "Прощание славянки" көенә кузгалып китте. Гомумән, музыка, җыр-биюләр биредә фәкать русча гына. Юлчыларга күрсәтелгән концерт та тулысынча рус фольклор һәм совет җырларыннан гына торды. Бары дискотека вакытында гына бердән-бер татарча Фирдүс Тямаев башкаруында җыр яңгырады. Халык әлеге көйне көткән кебек дәррәү биергә тотынды.
Корабтагы иминлек турында язылган элмә такталар барысы да русча һәм инглизчә иде. Борис Полевой бүген Русия президенты Владимир Путин үткәргән ватанпәрвәрлеккә, россиян милләте ясау сәясәтенә аһәңдәш. Капиталь ремонтка акчасы булмаган, тышкы яктан бер кат буялган, җиһазлары, урын-җире тузган, әмма патриотизм турында купшы шигарләр белән баручы кораб бу. Нәкъ үзәктә, менә безнең тоткан юлыбыз, нигезебез дигән сыман, Совет Берлеге туграсы (гербы) эленгән.
Әлеге кораб Татарстанныкы булса да, анда республика символларына урын юк. Русия әләме генә җилферди. Юл буе радиоалгыч аша русча гына игъланнар яңгыраталар. Алып баручы корабның нинди рус авыллары һәм рус утарлары яныннан узуын, аларның тарихын даими бәян итеп торды.
Болгар турында гомум сүзләр белән генә бер-ике җөмлә генә әйтеп алдылар. Корабта татарлыкны татарча сөйләшүче кешеләрдә генә күрергә мөмкин иде. Ресторандагы ризыкларга килгәндә, хәләл ризык ашауны хуп күргән сәяхәт кылучылар чыгарып салган акчасы хакында тагын бер кат уйлангандыр. Салатка кадәр колбаса белән әзерләнгән иде. Табынчылар: "Монда хәләл юк", дип кенә җавап бирәләр.
Болгарчылык һәм рус телле хан
2 июль иртәсендә кораб Болгарга килеп җитте. "Бу – бабаларыбызның кендек каны тамган урын", ди сәяхәткә чыккан бер абзый. Әмма Болгар үзен татар җанлы итеп каршы алырга ашыкмады.
Корабтан чыгучы халыкны Хан булып киенгән гид каршы алды. Ул бер генә татар сүзе дә кыстырмыйча, бары тик русча гына теттерә. Гид һәрвакыт тарихи шәһәр турында сөйләгәндә "болгарлар" гына ди. Гәрчә, Болгардагы хәрәбәләрнең барысы да Алтын Урда чорына караса да. Халыкны русларны тезләндереп торган татар тарихыннан ваз кичтерү сизелеп торды.
Халык кызыксынучан булса да, аларга тарихтан калган хәрәбәләр кирәкмәде. Кешеләр Ак мәчет белән Болгар ислам академиясен карарга ашыкты. Корабта икетеллелек булмау гына түгел, сәфәр эчтәлегенең дә татарлыкка каршы куеп оештырылуы ачыкланды.
"Икетеллелек өчен җавап тотмыйбыз"
Болгарга сәяхәт оештыручы турширкәтләрнең татар теленә төшкән эшләре бөтенләй юк. "Столица" ширкәте шулай ук "Борис Полевой" корабында сәфәрләр оештыра. Ширкәт вәкиле Азатлыкның нигә татар теле кулланылмый, татарча мәдәни програм да юк дигән соравына тәгаен генә җавап бирә алмады.
Шундук "Столица" вәкиле круизны оештыручыга шалтыратты. Ахыр чиктә алар, "икетеллелек өчен җавап тотмыйбыз" дип, сорауны икенче мәсьәләгә күчерде. Ə татарлар өчен корабта концерт вакытында бер-ике татарча җыр да булачак диделәр. "Бәлки эшләүче персоналлар арасында татарча сөйләшүчеләр табылыр әле", дип өстәде әлеге ширкәт вәкиле.
* * * *
Азатлык радиосы Борис Полевой корабында республикадагы ике дәүләт теленең берсе – татар теленең юлчыларны хезмәтләндерүдә бөтенләй кулланылышта булмавын ачыклагач, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинга һәм "Татфлот" җитәкчесе Сергей Жуковка су транспортында һәм туристик маршрутларда татар телен кулланмауга карата сораулар юллады. Министрдан һәм "Татфлот" башлыгыннан җавап булгач, укучыларны таныштырырбыз.