29 август Кырымның мәдәният министры катнашында узган җыелышта Украинаның атказанган артисты Дилявер Сеттаров, Сейтабла Меметов, Әминә Джевдетова, Луиза Усеинова, Фатма Асанова - барлыгы 20ләп кеше җәйге яллардан соң гариза язып театрдан китүләрен игълан иттеләр. Бу китүләрнең сәбәбе - август башында Кырымтатар музыкаль-драма театрының мөдире һәм сәнгать җитәкчесе, Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Билял Биляловның вазифасыннан алынуы.
Театр артистларының кайберләре матбугатта Биляловның китүенә протест йөзеннән августтагы яллардан соң эшкә чыкмаячагын игълан иткән иде. Театрдан китүче артистлар, әгәр дә элеккеге җитәкче вазифасына кайтарылса, театрга кайту ихтималын инкярь итмиләр. Театрда барлыгы 150гә якын кеше эшли, шуларның 75е - иҗади төркем, артистлар, оркестрда эшләүчеләр, биючеләр.
Яңа мөдир итеп театр җитәкчесенең хуҗалык эшләре, тамашачылар өчен җаваплы урынбасары Меджиде Мельгазиева төгаенләнде, ә ул үз боерыгы белән сәнгать җитәкчесе итеп артист Эльдар Джелиловны куйган.
"Мин 30 ел театрда эшлим. Безгә җитәкче итеп күрсәтелгән намзәтләр белән мин риза түгел. Антны бер тапкыр бирәләр, шәхсән мин үз теләгем белән гариза язып, театрдан китәм", диде Азатлыкка Украинаның атказанган артисты Дилявер Сеттаров.
"Театр режиссеры, җитәкчесен хөрмәт итергә кирәк, аның өчен аларның белем, иҗади яктан дәрәҗәләре артистлардан өстен булырга тиеш, хәзер башлык итеп куелган җитәкчеләр бу критерийларга туры килми, шуңа күрә киләчәгемне алар белән күрмим. Бездә булган 30 артистның 11е китте, башка цехлардан, биючеләр, баш хореограф Украинаның атказанган артисты Мунир Аблаев, баш режиссер Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Бекташев та китте", диде Азатлыкка театрның актеры һәм алып баручысы Фатма Асанова.
1994 елдан бирле театрның мөдире һәм сәнгать җитәкчесе булган Билял Билялов аны уйлап чыгарылган гаепләүләр белән вазифадан алуларын һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.
Билялов кырымтатар кадрларын алмаштыру дулкыны корбанымы?
Вазифасыннан алынган Билял Биляловның 33 миллион сум акчаны канунсыз сарыф итүдә гаепләнүен аңа теләктәшлек белдереп эшеннән киткән артистлар гаделсезлек дип атыйлар.
Русия Кырымны аннексияләгәннән соң Билял Билялов театрга караган, ләкин театр өчен рәсмиләштерелмәгән, шул сәбәпле куллануга кертеп булмаган бинаның тагын бер өлешен, җирен мәхкәмә аша кайтаруга, рәсмиләштерүгә ирешә, әмма бу кайтарылган бинада инде 38 ел элек пропискага кергән украин театры кешеләре яшәсә дә, алар коммуналь түләүләрне түләмәгәннәр. Ул кешеләрне Билял Билялов бинадан чыгара алмаган, ә бина инде рәсми кырымтатар театрына каравы сәбәпле аның суын, электрны кисмәсеннәр, театр эшеннән туктамасын дип бюджеттанмы, театр табышыннанмы аларның бурычларын капларга мәҗбүр булган. Конфликтның өстә яткан сәбәбе һәм гыйнвар аеннан бирле барган тикшерүенең нәтиҗәсе шул, ләкин Кырымның мәдәният министрлыгы бу эшне хәл итү урынына бөтен гаепне Биляловка йөкләгән булып чыга.
Аны вазифасыннан алынуы да театрның барлык артистлары җәйге ялларына киткәннән соң август башында булган. Рәсми булмаган чыганакларга күрә, инде 15 августта ук Кырым министрлар шурасындагы җаваплы түрәләр шул бәхәсле бинада яшәүчеләр белән очрашып, аларны күчерү өчен фатирлар аерылачагын белдергеннәр. Мәсьәләне хәл итү инде башланган кебек булганда ни өчен Биляловны ашыгып вазифадан алулары аңлашылмый. Шуны да әйтергә кирәк, бәхәсле бинада яшәүчеләр яңа фатирларга күчәргә җыенмаганнарын да сөйли башлаганнар. "Без монда яхшы урында, үзәктә яшибез, бер якка да китәргә җыенмыйбыз", дип сөйләде Азатлыкка исемен әйтмәскә үтенгән кырымтатар актерларының берсе.
2015 елда кырымтатар театрына Татарстан президенты ярдәме белән заманча ремонт ясап, гастрольләргә чыгу өчен автобус бүләк ителгән иде.
Мәдәният министрлыгы түрәләре "Нәрсәгә Билялов бу бинаны театрга кайтарды, кайтармаган булса бу мәсьәлә күтәрелмәс иде", дигән сүзләр дә ычкындырган. Эшеннән киткән кырымтатар артистлары исә бинаның тарлыгы театр үсешенә комачаулый башлаганын да сөйләде Азатлыкка.
БУ ТЕМАГА: "Карашлар рәсми пропагандага туры килмәгәнгә куалар"Кырым мәдәният министры Арина Новосельская яллардан чыккан кырымтатар театры хезмәткәрләре белән очрашуда яңа җитәкчеләрне тәкъдим иткән, театрга күпме акча аерылганын сөйләгән. Анда Биляловны ни өчен вазифадан алдыгыз дигән сорау да күтәрелгән. Бу очрашудан соң бер төркем артистлар эштән китүләрен белдереп гариза язган. Кайбер артистлар яңа җитәкчеләрнең үз арабыздан куелуы мәсьәләне куертмау, матбугатта шау-шу күтәрмәү өчен вакытлыча эшләнде, бераз вакыттан соң үзләренә яраклы җитәкчеләрне китерерләр дигән фикерне белдерделәр. Билял Билялов үзе вазифасыннан алынуын мәхкәмәгә шикаять иткән. Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров Киевтан Биляловның вазифадан алынуын тәнкыйтьләп бу мәсьәләне ЮНЕСКО җиткерәчәкбез диде.
Билял Биляловның вазифасыннан алынуы Ремзи Ильясовның 23 июльдә вице-спикер вазифасыннан китүенә бәйлеме-юкмы икәне билгесез. Ремзи Ильясов театрны нык яклап торган, аның җитәкчесе белән якын кеше иде. Ильясов җитәкләгән "Кырым" оешмасының чаралары театрда даими узып тора иде. Ильясовка оппонент саналган Русия думасы депутаты Руслан Бальбекның бу эштә кулы бармы-юкмы турында да фаразлап кына була.
Сүз уңаенннан, февраль аенда Биляловның апасы, Акмәчетнең 44нче мәктәбендә мөдир булып эшләгән Элеонора Акимова вазифадан алынып, аның урынына Бальбек кешесе куелган дип хәбәр ителән иде.