9 сентябрьдә тоткарланучыларның иң күбе Петербурда (452 кеше) һәм Екатеринбурда (183 кеше) теркәлгән. "ОВД-Инфо" төрле шәһәрләрдә тоткарланган кешеләр исемлеген чыгарды.
Якшәмбе бердәм тавыш бирү көнендә Русиядә пенсия реформасына каршы урам чаралары узды. 59 шәһәрдә митинглар килештерелмәгән иде, бары тик 12 шәһәрдә дә генә аларга рөхсәт бирелде. Протест чараларына 60 меңнән 80 меңгә кадәр кеше чыкты. Бу хакта әлеге чараларны оештырган оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный хезмәттәше Леонид Волков Twitter-да хәбәр итте.
Мәскәүдә ике кешегә җинаять эше ачылган диелә. Алар полиция хезмәткәренә көч куллануда гаепләнә.
БУ ТЕМАГА: Казанда протестчылар Кирмәнгә җиттеКазанда Навальный тарафдарларының пенсия яшен күтәрүгә каршы чарасы Тинчурин паркыннан Казан Кирмәненә күчте. Килештерелмәгән митинг һәм йөрештә 22 кеше тоткарланды. Алар арасында кулына Татарстан әләмен тоткан "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзәмов та бар иде. Урам җыенында 500ләп кеше катнашты.
БУ ТЕМАГА: Уфада пенсия яшен арттыруга каршы меңләп кеше чыкты