Your browser doesn’t support HTML5
Де Тревиль табибы Атосның ярасын бәйләде. Әмма яра һаман авырта иде. Атос сабыр, егетләрчә горур кыяфәт белән таш өстендә утыра иде. Д'Артаньянны күрде дә, әдәп белән берничә адым каршына атлады.
– Әфәндем,– диде Артос,– мин секундантлар чакырдым, ләкин алар әле килмәделәр. Алар соңга калалар, бу бик сәер: андый гадәтләре юк иде.
– Минем секундантларым юк, – диде Д'Артаньян. – Мин Парижга кичә генә килдем. Шуңа де Тревиль әфәндене генә беләм, башка танышларым юк. Минем әти аның белән дус булган. Мине дә аның янына җибәрде.
Атос туктап калды.
– Сез де Тревиль әфәнде белән генә танышмыни? – дип сорады.
– Әйе, әфәндем, аның белән генә таныш.
СЛОВА:
ярасын бәйләде – перевязал рану
сабыр, егетләрчә горур кыяфәт белән – с терпеливым, по–мужски гордым видом
әдәп белән – вежиливо
каршына атлады – шагнул навстречу
андый гадәтләре юк иде – такой привычки за ними не наблюдалось
таныш – здесь: знаком
– Менә сиңа хикмәт! – диде Атос. Әгәр мин сезне үтерсәм, мине бала–чага канын кыючы дип атамаслар микән?!
– Юк, әфәндем, – диде Д'Артаньян һәм горур итеп башын иде. Сез, ярагыз булса да, минем белән сугышырга килдегез. Минем өчен бу зур ихтирам.
– Ярам бик авырта, валлаһи! Бик авырттырдыгыз ярамны. Бүген кылычымны сул кулымда тотам. Ләкин сезгә җиңелрәк булыр дип уйламагыз. Мин ике кул булән дә җиңел сугышам. Алай сезгә бераз җайсыз да булачак әле. Бу хакта сезгә алдан әйтмәдем, гафу итегез.
СЛОВА:
Менә сиңа хикмәт! – Вот так история!
мине бала–чага канын кыючы дип атамаслар микән – не назовут ли меня человеком, пролившим детскую кровь
горур итеп башын иде – горделиво наклонил голову
ихтирам – уважение
валлаһи – ей-богу
авырттырдыгыз – причинили боль
кылыч – шпага
җиңел сугышам – легко сражаюсь
бераз җайсыз – немного неудобно
Бу хакта сезгә алдан әйтмәдем, гафу итегез. – Простите, осведомляю вас об этом заранее.
– Сез, әфәндем, бик ихтирамлы кеше икән. Моның өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм,– диде д'Артаньян.
– Сезнең мондый сүзләрегез мине бик гаҗәпләндерә,– диде Атос әдәп белән.– Әгәр каршы булмасагыз, башка нәрсәләр турында сөйләшик... Ах, шайтан, ярамны бик авырттырдыгыз! Кулбашым ут кебек яна!
Д'Артаньян кыюсыз гына:
– Әгәр сез рөхсәт итсәгез...
– Нәрсәне рөхсәт итсәм, әфәндем?
– Миндә яраны дәвалый торган бер шифалы бәлзәм бар. Ул бәлзәмне миңа әнием җибәрде. Мин аны үземдә сынадым.
– Нәрсә соң ул?
– Ике-өч көндә сез инде сәламәт булачаксыз, әфәндем. Шуннан соң сезнең белән көч сынашуны үзем өчен зур бәхет дип санар идем.
СЛОВА:
чын күңелдән – от всей души
әгәр каршы булмасагыз – если не будете против
Кулбашым ут кебек яна! – Плечо словно в огне горит!
кыюсыз гына – несмело
шифалы бәлзәм – целебный бальзам
үземдә сынадым – испытал на себе
сәламәт булачаксыз – будете здоровы
көч сынашу – мериться силами
Д'Артаньян бу сүзләрне гаделлек һәм батырлык хисе белән әйтте.
– Валлаһи, мондый тәкъдимегез миңа бик ошый,– диде Атос.– Бу тәкъдимдә дворяннар намуслыгы сизелә.
Д'Артаньян гади генә итеп:
– Әгәр, әфәндем, ашыгасыз һәм эшне хәзер үк бетерергә телисез икән, рәхим итегез.
– Бу сүзегез дә бик ошый миңа,– диде Атос якты чырай белән... – Акыллы һәм саф намуслы кеше сүзе бу. Әфәндем, сезнең кебек кешеләрне мин бик яратам. Әгәр бер-беребезне үтермәсәк, сезнең белән әңгәмәдәш булу миңа зур канәгатьлелек бирәчәк. Дусларымны бераз көтик инде, мин беркая да ашыкмыйм. Алай әдәплерәк тә булыр. Әһә, әнә берсе килә бугай!
СЛОВА:
гаделлек һәм батырлык хисе – чувство справедливости и мужества
тәкъдим – предложение
намуслык – совесть
хәзер үк бетерергә – прекратить сейчас же
якты чырай – светлое выражение лица
саф намуслы – с чистой совестью
әңгәмәдәш булу – быть собеседником
зур канәгатьлелек бирәчәк – даст большую удовлетворённость
Дусларымны бераз көтик инде – Уж давайте немного подождём моих друзей
Чыннан да, Вожирар урамы башында зур гәүдәле Портос күренде.
– Ничек ул алай? Сезнең беренче секундантыгыз – Портос әфәндеме? – дип гаҗәпләнеп сорады д'Артаньян.
– Әйе. Әллә ул сезгә ошамыймы?
– Юк, юк!
– Әнә икенчесе дә килә.
Д'Артаньян Атос күрсәткән якка карады һәм Арамисны таныды.
– Ничек ул алай? – диде д'Артаньян тагын да күбрәк гаҗәпләнеп. Сезнең икенче секундантыгыз – Арамис әфәндеме?
– Әлбәттә. Сез белмисезмени: без беркайчан да бер-беребездән башка йөрмибез. Мушкетёрлар да, гвардиячеләр дә, патша сараенда да, калада да безне Атос, Партос һәм Арамис дип атыйлар.
СЛОВА:
урам башында – в начале улицы
зур гәүдәле – рослый
Ничек ул алай? – Как же это так?
Атос күрсәткән якка карады – посмотрел на указанную Атосом сторону
таныды – узнал
берберебездән башка йөрмибез – друг без друга не ходим
Ул арада Портос кул изәп Атосны сәламләде, аннары д'Артаньянны күрде һәм аптырап калды.
Портос инде плащын салырга өлгергән иде.
– Алаай икән... – дип сузып әйтте ул. – Бу ни дигән сүз була соң әле?
– Менә шушы әфәнде белән сугышам мин. – диде Атос.
– Мин дә аның белән сугышам бит, – диде Портос.
– Сезнең белән көндезге бердә генә бит әле, – диде д'Артаньян сабыр гына.
Ул арада болар янына Арамис та килде.
– Мин дә шушы әфәнде белән сугышам, – диде ул.
– Сезнең белән сәгать икедә, – диде д'Артаньян тагын сабыр гына.
СЛОВА:
кул изәп – движением руки
аптырап калды – удивился
Портос инде плащын салырга өлгергән иде. – Портос уже успел снять плащ.
Алаай икән... – Вот как...
Бу ни дигән сүз була соң әле? – Как же это так получается?
көндезге бердә – в час дня
сабыр гына – терпеливо
– Атос, син нинди сәбәп аркасында сугышасың? – дип сорады Арамис.
– Валлаһи, әйтергә дә уңайсыз, – диде Атос. – Ул минем кулбашыма бәрелде һәм ярамны авырттырды ул. Ә син, Портос?
– Мин сугышу өчен генә сугышам, – диде Портос кызарынып.
– Үткен күзле Атос Гасконь егетенең сизелер–сизелмәс елмаюын күрде.
– Без кием турында бәхәсләшкән идек, – диде д'Артаньян.
– Ә син, Арамис?
СЛОВА:
нинди сәбәп аркасында – из-за какой причины
уңайсыз – неудобно
кулбашыма бәрелде – ударился об моё плечо
сугышу өчен генә сугышам – дерусь только лишь ряди драки
үткен күзле – с метким глазом
сизелер–сизелмәс – незаметно
Арамис Д'Артаньянга дуэльның чын сәбәбен әйтмә дигән мәгънәдә ымлады һәм:
– Мин бер дини мәсьәләдә килешмәдем, шуңа сугышам, – дип җавап бирде.
Атос Гасконь егетенең тагын елмайганын күрде.
– Чынлапмы? – дип сорады Атос.
– Әйе, изге Аугустинадагы бер сүрә мәсьәләсендә фикерләребез туры килмәде, – диде д'Артаньян.
"Һичшиксез, акыллы егет бу", – дип уйлап Атос.
– Ә хәзер, әфәнделәр, бөтенегез дә җыелгач, миңа сездән гафу итүне сорарга рөхсәт итегез, – диде д'Артаньян.
"Гафу" сүзен ишеткәч, Атосның йөзе сүрелде, Портос мыскыллы итеп елмайды, ә Арамис аңламыйча башын чайкады.
– Сез мине аңламадыгыз, әфәнделәр, – диде д'Артаньян. – Мин, ихтимал, сезнең өчегезне дә канәгатьләндерә алмам. Атос әфәнде мине үтерергә мөмкин. Портос әфәнде, Арамис әфәнде, сезнең алдагы бурычым үтәлми калачак. Ә хәзер, галиҗәнаплар, тагын бер әйтәм: мине гафу итүегезне сорыйм... Башлыйбызмы?
Шулай дигәч, Гасконь егете гайрәт белән шпагасын чыгарды.
СЛОВА:
Арамис д'Артаньянга дуэльның чын сәбәбен әйтмә дигән мәгънәдә ымлады – Арамис подал д'Артаньяну знак, давая понять о том, что не нужно говорить причину дуэли.
дини мәсьәләдә килешмәдем – не согласился в религиозном вопросе
Чынлапмы? – Правда?
изге Аугустинадагы бер сүрә мәсьәләсендә фикерләребез туры килмәде – не мошлись мнения по поводу одной суры из святой Августины
һичшиксез – несомненно
бөтенегез дә җыелгач – когда все собрались
йөз сүрелде – лицо нахмурилось
мыскыллы итеп елмайды – ухмыльнулся с издёвкой
канәгатьләндерә алмам – не смогу удовлетворить
сезнең алдагы бурычым үтәлми калачак – долг перед вами останется неисполненным
галиҗәнап – высокочтение
гайрәт белән – с силой
Башына кан йөгерде. Бу минутта ул бөтен патша мушкетёрларына каршы торырга әзер иде.
Сәгать беренче унбиш минут иде.
– Эссе, – диде Атос. – Шулай да миңа камзулны салырга ярамый. Сизәм: ярамнан кан ага. Дошман үзе агызмаган канны күреп, курыкмасын.
– Шулай, әфәндем, – диде д'Артаньян. – Әмма шундый батыр дворянның канын күрү миңа һәрвакыт авыр булачак.
– Бик шәп! Әмма без дә чират көтәбез, онытмагыз! – диде Портос.
– Рәхим итегез, әфәндем, мин әзер, – диде Атос һәм урыныннан торды.
– Бу сүзегезне генә көтеп тора идем, – диде д'Артаньян һәм шпагасын сузды.
Ләкин шпагалар бер-берсенә тияргә дә өлгермәделәр. Монастырь янында де Жюссак әфәнде һәм башка кардинал гвардиячеләре күренде.
– Кардинал гвардиячеләре килә! – дип Портос һәм Арамис берьюлы кычкырдылар. – Шпагаларыгызны җыегыз, әфәнделәр! Шпагаларыгызны җыегыз!
Әмма инде соң иде.
СЛОВА:
Башына кан йөгерде. – Кровь в голову ударила.
каршы торырга әзер иде – был готов противостоять
беренче унбиш минут – пятнадцать минут первого
эссе – жарко
сизәм – чувствую
үзе агызмаган канны күреп – увидев кровь, которую не сам пролил
чират көтәбез – ждём очередь
бер–берсенә тияргә дә өлгермәделәр – не успели и коснуться друг друга
җыегыз – соберите
– Әй! – дип кычкырды де Жюссак. – Әй, мушкетёрлар! Сугышырга җыендыгызмы сез? Эдиктларны оныттыгызмыни?
– Артык илтифатлы сез, гвардияче әфәнделәр, – диде Атос ачу белән. Де Жюссак та ике көн элек кенә үзе дә сугышуда катнашкан иде. – Әгәр без сезнең сугышканны күрсәк, комачауламас идек. Сез безгә ирек бирегез һәм канәгатьлелек алырсыз.
– Галиҗәнаплар, – диде де Жюссак,– кызганычка каршы, бу мөмкин түгел. Сезне туктату – безнең беренче вазифабыз. Шпалагаларыгызны җыегыз да, безнең арттан барыгыз.
– Галиҗәнап, – диде Арамис де Жюссакны үртәп.т– Без сезнең матур тәкъдимегезгә рәхәтләнеп ризалашыр идек, әмма бездән генә тормый шул. Де Тревиль безгә моны тыйды. Үз юлыгызда булыгыз. Сезнең өчен шуннан да яхшысы булмас.
СЛОВА:
җыендыгызмы – собрались
эдиктлар – нормативные акты
илтифатлы – почтительный
ике көн элек кенә – всего два дня назад
комачауламас идек – не стали бы мешать
ирек бирегез һәм канәгатьлелек алырсыз – дайте свободу и получайте удовольствие
кызганычка каршы – к сожалению
вазифа – обязанность
безнең арттан – за нами
үртәп – дразня
рәхәтләнеп ризалашыр идек – с радостью бы согласились
бездән генә тормый шул – не только от нас зависит
тыйды – запретил
Үз юлыгызда булыгыз. – Идите своей дорогой.
Сезнең өчен шуннан да яхшысы булмас. – Лучшего для вас не будет.
Арамисның мыскыллы сүзләре де Жюссакның ачуын чыгарды.
– Буйсынмасагыз, без сезгә һөҗүм итәбез! – диде ул.
– Алар бишәү, ә без өчәү генә, – диде акрын тавыш белән Атос. – Без тагын җиңеләчәкбез. Яки шушында үләбез. Җиңелсәк, мин капитанның күзенә карый алмаячакмын.
Атос, Портос, Арамис шунда ук бер җиргә җыелдылар, ә де Жюссак үз солдатларын тезде.
Шушы минутта д'Артаньян бер карарга килде. Егеткә я патша ягын, я кардинал ягын сайларга кирәк. Һәм сайлагач, шул якны якларга кирәк. Сугышта катнашу – канунга буйсынмау, җаныңны кыл өстенә кую, министрның дошманы булу дигән сүз иде. Егет боларның барысын да аңлады. Һәм ул мактауга лаеклы: ул бер секунд та икеләнмәде.
СЛОВА:
ачуын чыгарды – разозлил
буйсынмасагыз – не подчиняйтесь
һөҗүм итәбез – нападаем
яки – или
җыелдылар – собрались
тезде – посроил в ряд
бер карарга килде – пришёл к решению
як – сторона
якларга – защитить
катнашу – участие
буйсынмау – неподчинение
җаныңны кыл өстенә кую – поставить жизнь на кон
мактауга лаеклы – заслуживает похвалу
икеләнмәде – не сомневался
– Әфәнделәр, – диде ул Атос белән аның дусларына, – минем өстемдә мушкетёр киеме юк. Әмма барлык җаным белән мин мушкетёр. Минем йөрәгем – мушкетёр йөрәге. Мин үземне шулай хис итәм һәм мушкетёр буларак эш итәм.
Де Жюссак д'Артаньянның ниятен аңлады бугай:
– Читкә китегез, егет! Бөтенләй китсәгез дә була. Без каршы түгел. Үз җаныгызны саклагыз! Тиз булыгыз! – дип кычкырды.
Д'Артаньян урыныннан селкенмәде.
– Сез чыннан да батыр егет икәнсез! – диде Атос һәм егетнең кулын кысты.
СЛОВА:
барлык җаным белән мин мушкетёр – всё своей душой я мушкетёр
хис итәм – чувствую
мушкетёр буларак эш итәм – действую как мушкетёр
ният – намерение
читкә китегез – отойдите в сторону
Бөтенләй китсәгез дә була. – Лучше совсем уйдите.
урыныннан селкенмәде – не сдвинулся с места
кул кысты – пожал руку
– Тизрәк, тизрәк хәл итегез! – дип кычкырды де Жюссак.
– Тизрәк, нәрсәдер уйларга кирәк бит, – дип кычкырды Арамис.
– Олы җанлы егет икән бу, – диде Атос.
Ләкин аларның өчесен дә д'Артаньянның яшь, тәҗрибәсез булуы борчый иде.
– Без өчәү, беребез яралы. Сабый диярлек бер малай кушылса, безне дүртәү иде диячәкләр.
– Анысы шулай, әмма куркып кире чигенү! – диде Портос.
– Мөмкин түгел, – диде Атос.
Д'Артаньян боларның икеләнүенең сәбәбен аңлады.
– Галиҗәнаплар, – диде ул, – сез башта мине сынап карагыз. Ант итәм: әгәр җиңелсәк, мин моннан китмим, шушында ятып калам.
СЛОВА:
хәл итегез – решите
олы җанлы – великодушный
тәҗрибәсез – неопытный
борчый – беспокоит
яралы – раненый
Сабый диярлек бер малай кушылса – Если присоединится мальчик, почти как младенец
куркып кире чигенү – испугавшись, попятиться назад
икеләнүенең сәбәбен аңлады – понял причину сомнения
сынап карагыз – испытайте
– Исемегез ничек, батыр егет? – дип сорады Атос.
– Д'Артаньян, әфәндем.
– Димәк: Атос, Портос, Арамис, д'Артаньян! Башладык! – диде Атос.
– Әфәнделәр, хәл иттегезме, юкмы? – дип сорады де Жюссак.
Арамис бер кулы белән эшләпәсен күтәрде, икенчесе белән кылычын чыгарды:
– Без, хөрмәтлем, сезгә һөҗүм итәбез,– диде.
– Шулаймы, сез каршы торырга булдыгызмы?– дип кычкырды де Жюссак.
– Нәләт төшкере! Сезгә гаҗәп тоеламы?
Шуннан соң тугыз кеше бер–берсенә ташландылар. Аларның һәрәкәтендә акыл белән эш итү юк иде.
Атос кардиналның яраткан солдаты Каюзак белән сугыша. Портоска Бикара эләкте. Арамис берьюлы ике дошман белән сугышты.
Д'Артаньянга де Жюссак үзе туры килде.
Гасконь егетенең йөрәге сикереп чыгарлык итеп типте. Куркудан түгел – анда курку хисе бер дә юк – ярсыганнан шулай тибә иде ул. Жюссак тәҗрибәле кылыч остасы иде. Әмма җитез егеткә ул да көчкә карыша иде.
СЛОВА:
Нәләт төшкере! – Тысяча чертей!
каршы торырга булдыгызмы – решили противостоять?
бер–берсенә ташландылар – набросились друг на друга
Аларның һәрәкәтендә акыл белән эш итү юк иде. – В их действиях не было ничего рассудительного.
эләкте – достался
берьюлы – одноременно
де Жюссак үзе туры килде – пришёлся сам де Жюссак
сикереп чыгарлык итеп – так, что мог выпрыгнуть
ярсыганнан – от ярости
кылыч остасы – мастер шпаги
җитез – быстрый
көчкә карыша иде – еле противостоял
Ахырда де Жюссак мондый көрәшкә түзмәде. Яшьүсмер бер малайны җиңә алмагач, ул бик ярсыды. Хата артыннан хата ясый башлады. Д'Артаньянның тәҗрибәсе юк, әмма ул теорияне яхшы белә иде. Жюссак дошманын үтерергә теләде һәм кылычны каты итеп алга сузды. Әмма үзе д'Артаньянның кылычына эләкте һәм җиргә ауды.
Д'Артаньян борчылып сугыш мәйданына карады.
Арамис бер дошманын инде еккан, икенчесе белән сугыша иде.
Бикара белән Портос сугышалар. Портосның беләге, Бикараның боты яраланган. Икесенең дә яралары бик тирән түгел, шуңа сугышырга көчләре бар иде.
Атос Каюзактан икенче яра алган. Әмма әле дә бирешми. Әмма кылычын икенче кулына алган иде.
СЛОВА:
яшьүсмер – подросток
хата артыннан хата – ошибка за ошибкой
алга сузды – вытянул вперёд
җиргә ауды – свалился на землю
борчылып сугыш мәйданына карады – обеспокоенно посмотрел на поле боя
еккан – повалил
беләк – плечо
бик тирән түгел – не очень глубоко
әмма әле дә бирешми – но всё ещё не сдаётся
Дуэль законнары буенча, д'Артаньянның сугышучыларның берсенә ярдәм итәргә хакы бар иде. Егет кемгә ярдәм кирәк микән дип карады һәм Атосның карашын күрде. Кызганыч та, гаҗәп тирән дә иде бу караш. Үлсә дә, ярдәмгә чакырмый Атос. Әмма ул караш белән дә ярдәм сорарга мөмкин. Д'Артаньян моны аңлады һәм Кабзакка ташланды.
– Миңа таба борылыгыз, гвардияче әфәнде! Мин сезне үтерәм!
Каюзак аңа таба борылды. Атоска ярдәм вакытлы килде. Актык көч белән түзгән мушкетёр җиргә тезләңде.
– Нәләт төшкере! – дип кычкырды ул. – Үтермәгез аны, егет. Сәламәтләнгәч, минем иске үчемне кайтарысым бар. Коралсызландырыгыз, кылычын бәреп төшерегез... Әнә шулай... Бик шәп! Бик шәп!
Каюзакның кылычы егерме адым ераклыкка очты. Д'Артаньян белән Каюзак икесе берьюлы кылычка ташландылар. Берсе – кылычсыз калмас өчен, икенчесе – аны дошманына бирмәс өчен. Д'Артаньян җитезрәк булды, кылычка аягы белән басарга өлгерде.
СЛОВА:
караш – взгляд
гаҗәп тирән – удивительно глубокий
миңа таба борылыгыз – повернитесь ко мне
вакытлы – временный
Актык көч белән түзгән мушкетёр җиргә тезләңде. – Терпевший из последних сил мушкетёр упал на колени.
иске үчемне кайтарысым бар – мне нужно отомстить за старое
Коралсызландырыгыз, кылычын бәреп төшерегез... – Обезоружьте, сбейте шпагу...
егерме адым ераклыкка очты – отлетел на расстояние в двадцать шагов
кылычка ташландылар – бросились за шпагой
Каюзак Арамис үтергән гвардияче янына барды, аның рапирасын алды һәм д'Артаньян янына китте. Әмма каршысына Атос басты. Ул дошманны үтермәсеннәр дип, яңадан сугышырга тели иде.
Атоска комачауласа, дөрес булмас иде. Д'Артаньян моны яхшы аңлады. Һәм чыннан да берничә секундтан Каюзак җиргә ауды. Атос кылычны аның бугазына кадаган иде.
Бу вакытта Арамис та кылычын җирдә яткан дошманына терәгән иде. Ул аны җиңелдем дип әйтергә мәҗбүр итте.
Хәзер Портос белән Бикара гына калды. Бикара тимер кебек таза, үлгәндә генә егыла торган кеше иде.
Шулай да сугышны бетерергә вакыт. Сакчыларның исәннәрне дә, яраланганнарны да, кардиналистларны да кулга алулары ихтимал иде. Атос, Арамис һәм д'Артаньян Бикарага бирелергә куштылар. Бикараның боты яраланган иде, әмма ул бирелүдән баш тартты. Шул вакыт де Жюссак терсәгенә таянды һәм: "Бирел!" – дип кычкырды. Бикара да, д'Артаньян кебек, Гасконь егете иде. Ул башлыгының сүзләрен тыңламады. Нибары елмайды гына һәм кылыч очы белән җиргә төртте дә, Тәүрат китабындагы сүзләр белән:
– Биредә, биредә җан бирәчәк Бикара, һәм аның белән бергә булганнарның берсе,– диде.
– Син берүзең, ә алар дүртәү бит. Боерам мин сиңа: бирел!
– Ярый. Син – башлык, мин сиңа буйсынырга тиеш.
СЛОВА:
Атоска комачауласа, дөрес булмас иде. – Было бы неправильно, если бы он помешал Атосу
бугазына кадаган иде – вонзил в горло
терәгән – касался
җиңелдем – сдаюсь
мәҗбүр итте – заставил
үлгәндә генә егыла торган – здесь: здорвый
кулга алулары ихтимал – есть вероятность ареста
бирелергә куштылар – велели сдаться
баш тартты – отказался
терсәгенә таянды – облокатился на локоть
башлык – здесь: главный
нибары – всего лишь
җиргә төртте – ткнул в землю
Тәүрат – Тора
җан бирәчәк – умрёт
берүзең – один
боерам – приказываю
Бикара артка китте һәм кылычын урталай сындырды. Кылычның кисәкләрен ташлады да, ниндидер кардиналистлар җырын җырлый башлады.
Батырлык һәрвакыт ихтирам уята. Хәтта дошман батырлыгы булса да. Мушкетёрлар һәм Бикара Жюссакны, Каюзакны, тагын бер кешене монастырь баскычына яткырдылар. Аннары шатлык хисе белән дүртесе де Тревиль йортына киттеләр.
Култыклашып, һәр мушкетёр белән сөйләшеп кайттылар алар. Аларның болай кайтулары чын җиңүчеләрнеке кебек иде. Д'Артаньянның күңеле җиде кат күктә йөри иде.
Де Тревиль йортына кайткач, яңа дусларына ул болай диде:
– Хәзер мушкетёр булмасам да, мин үземне өйрәнчелеккә алынган дип саный алам инде, шулай бит? – диде.
СЛОВА:
урталай сындырды – сломал пополам
кисәкләрен ташлады – выбросил куски
монастырь баскычына яткырдылар – положили на лестницу монастыря
хәтта – даже
култыклашып – в обнимку
җиде кат күктә – на седьмом небе
өйрәнчелеккә алынган дип саный алам инде, шулай бит – могу считать, что взят на обучение, верно(?)
***
Ну, как вам известный роман на татарском? Предлагаем вам проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!