Италиянең Адамелло-Бренто шәһәрендә узган ЮНЕСКОның сигезенче Халыкара геопарклар конференциясендә экспертлар Башкорстандагы "Янгантау" геопаркын ЮНЕСКОның глобаль челтәренә кертү гаризасын хуплаган. Бу хакта "Башинформ" яза.
"Янгантауны" ЮНЕСКО глобаль челтәренә кертү мөрәҗәгатен республика 2017 елның ноябрендә биргән иде. Әлеге вакытта аңа дөньяның 38 илендәге 140 геопарк керә. Җәен ЮНЕСКО белгечләре паркның статусын раслу өчен Салават районында булды. "Янгантау" геопаркын глобаль челтәргә кертү турында ахыргы карар быел октябрьдә, ЮНЕСКОның геопарклар шурасы белгечләре хисабын караганнан соң билгеле була.
"Янгантау" Салават районында урнашкан. Аның мәйданы 1,8 мең дүрткел километр тәшкил итә. Монда халыкара һәм милли әһәмияткә ия 20дән артык геологик объект бар. Аларның иң билгелесе - Мәчетле авылы киселеше. Биредә пермь чорындагы (290 миллион ел элек) таш булып каткан флора һәм фауна бар.