Тел галимәсе Фәһимә Хисамова вафат

Фәһимә Хисамова

17 сентябрьдә 81 яшендә галимә Фәһимә Хисамова вафат булды.

Галимәнең вафатын Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова раслады. Озак кына авырып яткан иде диде ул.

Фәһимә Хисамованы соңгы юлга озатуның кайчан һәм кайда булачагы әлегә төгәл билгеле түгел. Әлфия Йосыпова озату 18 сентябрь 10.30 сәгатьтә галимә яшәгән фатирда була дигән иде. Соңрак хушлашу КФУда да оештырылырга мөмкин дигән хәбәрләр таралды.

Фәһимә Хисамова – танылган тел галимәсе, филология фәннәре докторы, профессор. Ул татар теле өлкәсендә дистәләгән фәнни хезмәт, китап авторы. Диләрә Тумашева шәкерте. Татар теле морфологиясе өлкәсендә тикшеренүләр алып барган.

Ул 1936 елда Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туа. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый, аспирантурада белем ала. 1995 елда "Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе" темасына докторлык диссертациясен яклый, 1998 елда профессор исемен ала. 1999-2007 елларда Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасын җитәкли.

Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе исемнәре иясе.