Сораштыру: Русия яшьләренең яртысы Сталин золымы турында белми

Уфада сәяси репрессия корбаннары һәйкәле

18-24 яшьлек русияләрнең 47 проценты Сталин золымнары турында берни ишетмәгән. Бөтенрусия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру шуны күрсәтә.

Сораштыру күрсәткәнчә, золым турында күбрәк 60 яшьтән узганнар һәм аннан да өлкәнрәкләр белә. Аларның 89 проценты Сталин золымы турында сөйли алган.

Төрле яшьтәге русияләрнең 19 проценты Сталин чоры золымы турында социологлардан беренче тапкыр ишеткән.

Сораштыруда катнашкан халыкның 35 процентының гаиләсендә Сталин золымына эләккән туганнары булган. 10 кешенең тугызы бу хакта нәкъ үз якыннары сөйләвеннән белгән. Шул ук вакытта русияләрнең 43 проценты үз нәселендә Сталин золымына беркем дә дучар булмаган дип саный.