Кытай җитәкчелеге Интерполның элекке җитәкчесе Мэн Хунвей коррупциядә катнашкан дип шикләнә. Бу хакта 8 октябрьдә илнең җәмәгатьчелек иминлеге министрлыгы тараткан белдерүә әйтелә, дип яза CNN. Гаепләүләр аның Кытайда җитәкче вазифалардагы эшчәнлегенә бәйле диелә.
Якшәмбе Интерпол Мэн Хунвейдан башлык вазифасыннан китү турында гариза алуын белдерде.
Интерпол башлыгы 25 сентябрьдә Кытайда очкычтан чыкканда кулга алынды. Аның хатыны Мэн Грейс ире телефоныннан башта "Минем шалтыратуны көт" дигән хәбәр, аннары пычак рәсеме ала. Шуннан соң элемтә өзелә.
Мэн Хунвей элегрәк Кытайның җәмәгатьчелек иминлеге министры урынбасары була. 2016 елда Интерпол башлыгы булып сайланганнан соң, хокук яклау төркемнәре бу Кытайдан качкан сәяси диссидентларны эзәрлекләүне җиңеләйтергә мөмкин дип борчылу белдергән иде.
Интерпол җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкарып торучы булып оешманың вице-президенты Ким Чон Ян билгеләнде. Яңа президент оешманың гомум җыенында 18-21 ноябрь Дубайда сайланачак.