"Халык үз таләбе үтәлмичә таралмаячак"

Магаста каршылык чарасы вакытында җыелган халык намаз укый

Ингушетиядә бер атна чамасы протест чарасы бара. Халык Ингушетия җирләрен Чечняга бирүгә каршы чыга. Хакимият моны халык күтәрелеше дип танырга теләми, ә оппозициянең үз мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итүе дип белдерә.

Магас шәһәрендә халыкның урамга чыгуына инде җиденче көн. "Яблоко" фиркасенең Ингушетия бүлеге җитәкчесе Руслан Муцольгов халыкның таләбе үтәлмичә ул таралмаячак ди. Азатлык Муцольгов белән Ингушетиядәге протест чарасы турында сөйләште.

– Бу протестлар нәрсәдән килеп чыкты, кыскача вазгыятьне аңлатсагыз иде?

– Бу хәлләр инде берничә ай элек башланды. Активистлар республиканың көньяк-көнчыгышында, ягъни Чечня чигеннән ерак булмаган җирдә чечен куәт оешмалары пост чыгарып куйды һәм юл төзи башлады дип белдерде. Бу Ингушетия җирлегендә булып чыга инде. Ул вакытта активистлар шау-шу куптарды һәм республика җитәкчелегенә шактый сораулар юлланды. Әмма аларга җавап бирүче булмады.

Руслан Муцольгов

​Ике ай дәвамында активистлар төрле урыннарга мөрәҗәгать итеп карады, әмма барысы да авызларына су капкан кебек дәшмәде. Шуннан соң имеш террорга каршы чара игълан ителгән һәм шуңа анда беркемне дә кертмиләр дия башладылар. Хәрбиләр ул җирне камап алган диделәр. Чынлыкта бу күз буяу гына булган. Ике айдан соң бу хакта мәгълүм була башлады һәм Ингушетия белән Чечня башлыклары арасында чикләр турында килешү имзаланырга тиеш дигән хәбәрләр таралды.

Килешү нигезендә Ингушетиянең тыюлык җирләре Чечняга күчәчәге мәгълүм булды. Бу җир 20 мең һектар чамасы. Халык район үзәге булган Сунжага хәлне ачыкларга дип депутатлар белән очрашуга җыелды. Аларны депутатлар янына кертмәделәр, парламент вәкилләре үзләре чыкты, чөнки халык бик күп җыелган иде. Сөйләштеләр, әмма берни ачыкланмады. Депутатлар камераларга берни әйтмәде, ә үзара "әйе, җирләрне бирәләр" дип сөйләште.

Нәтиҗәдә бу депутатлар белән очрашуны оештырган кешеләргә карата административ эшләр ачылды. Өч активистны экстремизмга каршы көрәш үзәге тоткарлады һәм аларны административ җаваплылыкка тарттылар. Шулай итеп ватандашлар активистларына карата беренче җәзалар кулланылды.

Магаста каршылык чарасы

Шуннан инде халык республика башлыгы белән сөйләшү өчен Магаска җыелды. Бу 26 сентябрь һәм нәкъ шул көнне килешү төзелергә тиеш иде. Әлбәттә инде республика җитәкчелеге халык янына чыкмады. Куәт оешмалары вәкилләре килде һәм алар көч кулланмый гына халыкны кысрыклап чыгарырга тырышты. Нәтиҗәдә Магас юлы ябылды. Бу куәт оешмаларының дөрес гамәл кылмавы сәбәпле булган дип әйттеләр. Әлеге чара өчен 13 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Алар да экстремизмга каршы көрәш үзәгенә чакырылды һәм шуннан мәхкәмәләргә китерелде. Мин шуларның берсе идем. Барыбызга да унышар мең сум штраф салдылар. Шуннан бу хакта сүз йөрткән активистларга карата ачыктан-ачык эзәрлекләүләр башланды.

Чикләрне билгеләү дип аталган бу килешү чынлыкта Ингуш җирләрен тартып алу була. Канун нигезендә җирләр бары халык ризалыгы белән генә бирелергә тиеш. Ягъни башта авылларда, ә аннары районда халык ризалыгын белдергәч кенә килешү имзалана ала. Әмма хакимият ризалык белдерүче булмаячагын яхшы белә, шуңа халык фикерен сорап та тормаган. Шуннан бу мәсьәлә Ингуш республикасы парламентына кертелде. Депутатлар шулай ук каршы булуы ачыкланды. Тавыш бирү хәрәмләшү белән узды. Ул вакытта республика җитәкчелеге тарафыннан депутатларга басым да, төрле вәгъдәләр дә булды һәм шуңа халык аларны якларга җыелды.

Магаста каршылык чарасы

4 октябрь, ягъни тавыш бирү көненнән бирле халык Магаста бу килешүне өзүне таләп итеп басып тора. Депутатлар аларның тавыш бирүләре хәрәмләшүләр белән узуын әйтеп Тикшерү комитетына һәм прокуратурага мөрәҗәгать итте. Депутатларның берсе Конституция мәхкәмәсенә шикаят язды. Моңа да карамастан республика башлыгы бу килешүне ратификацияләү турында канунны имзалады. Шулай итеп канун бозу һәм халык фикеренә төкереп карау күпләрне гаҗәпкә калдырды һәм шул сәбәпле халык инде җиденче тәүлек мәйданда басып торуын дәвам итә. Алар таралырга җыенмый.

Халык бу канунның кире кагылуын, килешүләрнең юк ителүен һәм бу мәсьәләнең референдумга чыгарылуын таләп итә. Баштан ук әйтелгән тагын бер таләп - ул республика җитәкчесен эшеннән җибәрү. Куәт оешмалары җыелган халыкка каршы берни кулланмый, киресенчә барысы да яхшы оештырылган. Моның белән оештыру комитеты шөгыльләнә. Хәтта намазны митингка чыгучылар белән куәт оешмалары вәкилләре бергә укый. Митингка чыгучылар өлкәннәр өчен эскәмияләр булдырды, намаз уку урыннары эшләнде. Ризыклар, су китерелә. Бу чарада катнашучылар ул ризыкларны митингка җыелучыларга гына түгел, полициягә дә бирә.

Протестчылар ризыкны полициягә дә бирә

– Ингушетия хакимияте оппозиция кешеләрен гаепли. Оппозиция бу килешүдән файдаланып республика башлыгы Юнысбәк Евкуровны эшеннән җибәрмәкче була, диләр. Бу чыннан да оппозиция оештырган чарамы яки халыкның баш күтәрүеме?

– 10-15 мең кешелек оппозиция була алмый. Бу урамга чыккан халык. Әле аларга теләктәшлек белдерүче, әмма урамга чыга алмаучылар ике-өч тапкырга күбрәк. Икенчедән, чыннан да республика җитәкчелеге моны оппозициянең канәгатьсезлеге дип күрсәтергә тырыша. Хәтта Американы да кыстыра, имеш АКШ президенты Трамп бу чарага ким дигәндә 15 миллион доллар бүлгән дип әллә нәрсәләр уйлап чыгара.

Бездә бит хакимият теләсә-кемне гаепләргә әзер, әмма шушы хәлгә китереп җиткергәннәре турында һич кенә дә башына китермиләр. Канунны бит алар бозды. Халык фикеренә дә алар төкереп карады.

Ингушлар Чечня белән чик буенда дога кыла

Әйе, җитәкчелек оппозицияне гаепли, имеш сезгә демократик шартлар булдырылды, ә сез шундый җавап кайтарасыз дип. Республика җитәкчелегенең мондый сүзләреннән халык күтенә утыра язды. Ягъни "мин сезне үтермәдем, шуңа сез миңа рәхмәт әйтергә тиеш" диюләре булды микән инде?

– Оештыру комитеты төзелде дидегез. Ул ничек төзелде һәм анда кемнәр керә, ничек хәрәкәт итә? Медиалар митингта барысы да яхшы оешкан дип яза.

– Халык үзе оешты. Башларында тәртип булганда гамәлдә дә тәртип булды. Оештыру комитеты җәмәгать вәкилләре, дин әһелләре активистлар тарафыннан оешты. Оештыру комитетының эше шактый катлаулы. Алар бит тәртип саклауны тәэмин итәргә тиешләр. Аннары бу чара ниндидер бер тарафның теләге дип күренүе ихтимал, ә бу бит халык теләге. Халыкның теләге булмаса, җәмәгать вәкилләре генә бу кадәр кешене җыя алмас иде. Монда бит 10 меңнән күбрәк кеше җыелды. Хәтта кайвакыт аларның саны 15 меңгә җитә. Шуңа хакимиятнең кемдер бу чара ярдәмендә үз мәнфәгатьләрен кайгырта, читтән куертып тора дигән сүзләре чып-чын гайбәт.

– Шул кадәр күп кешене анда ничек оештырып тотасыз? Аларга бик тукланырга да, бәдрәфкә йөрергә дә, йокларга да кирәк. Бу мәсьәләләр ничек хәл ителә?

– Монда кешеләр килеп-китеп торалар, кемдер китеп ял итә, йоклый да, тагын килә. Кешеләр монда йөрәге кушуы белән килә. Алар монда ниндидер вак-төяк мәнфәгатьләрен яклау өчен, ниндидер бер кеше чакыруы белән килми. Алар бары тик үз ватаннарын, үз республикаларын яратканга, аңа яхшылык теләгәнгә килә. Алар республикага зыян китерүгә каршы чыга. Аларны бары шул идея генә оештыра.

Республика башлыгы Евкуров протестчылар белән сөйләшә

– Видеоларда митингка ашарга алып килүләре дә күренә.

– Ашарга республиканың битараф булмаган кешеләре алып килә. Бер эшмәкәр үз кибетеннән күп итеп су һәм азык-төлек алып килде. Үзенең сыерын суеп шуның итен пешереп алып килгән кеше дә булды. Бер хатын өендә ашарга пешереп алып килде, яшьләр аны таратып йөрде. Бу бары тик халык инициативасы белән генә эшләнә, ниндидер үзәкләштерелгән ашханә системы юк. Шәһәрдә ниндидер кечкенә кафелар бар, беренче көннәрдә алар тәүлек буе эшләде. Төнлә җылынырга керүчеләргә бушлай чәй дә бирделәр. Аннан соң җирле хакимият аларның хуҗаларына кафеларны ябарга һәм көндез дә ачмаска, җыелган халыкка ашарга, җылынырга да мөмкинлек бирмәскә кушты. Кешеләр ни турыда сүз баруын, республикага аның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын, барыбызның да кеше булуын, якыннарны кайгыртырга кирәклеген аңлап үзләре оеша, бер-беренә ярдәм итә. Бер вакыт яшьләр мәйданга эскәмияләр ташый башлагач, журналистлар анда барикада ясалачак дип уйлаган иде. Әмма алар эскәмияләрне картлар басып тормасын, утырып тора алсын өчен тезеп куйды. Бу хәлгә исләре киткән журналистлар моны яхшылык инкыйлабы дип атады. Син яхшы гамәлләр кылганда берничек тә яман нәтиҗәләргә китерә алмыйсың.

– Хакимиятнең Евкуровны яклап альтернатив митинг оештырырга җыенуы турында да хәбәрләр булды. Моңа ышанып буламы һәм ингуш халкының икегә бүленүе мөмкинме?

– Андый хәбәр социаль челтәрләрдә таралды. Студентларның һәм югары сыйныф укучыларының Евкуровны яклап митингка чыгудан баш тартуы турында да хәбәрләр булды. Шуны да әйтергә кирәк, республика халкының әлеге килешүгә каршы митингка килмәгән өлеше дә җыелган халыкны хуплый. Евкуровны яклаучы митингка бюджет хезмәткәрләрен бары тик аларны эштән куу белән куркытып кына чыгара алалар. Андый
митингның булу мөмкинлеге турында ул җыелгач кына әйтеп булачак. Әмма җәмгыять икегә бүленмәячәк. Җәмгыятьне икегә бүлделәр инде. Республика башлыгы Евкуров үз гамәлләре белән республика халкы беркайчан да уртак бер фикергә килә алмасын өчен барын да эшләде. Ә хәзер җирне тапшыру килешүе белән республика җитәкчесе бөтен җәмгыятьне берләштерде. Хәзер кешеләр бер механизм сыман берләшеп республика мәнфәгатьләрен якларга чыкты. Хәзер җәмгыятьне икегә бүлү бик авыр булачак. Евкуровны яклау митингына кем дә булса чыккан очракта да, бу аны яклау булмаячак, ә мәҗбүр ителү генә булачак. Күңелләре белән алар барыбер Магаста бу килешүгә каршы чыкканнар ягында булачак.

Магаста каршылык белдерүчеләр

– Магаста җыелганнар таралсын өчен хакимияттән нинди карар таләп ителә?

– Төп мәсьәлә республиканың бербөтенлеге булып кала. Әгәр бербөтенлек торгызылса, килешү гамәлдән чыгарылса яки аны ратификацияләү мәсьәләсе референдумга чыгарылса, кешеләр таралачак.

– Евкуров вазифасында калса дамы?

– Евкуровны вазифасыннан алу таләбе бит ул халыкка карата бик илтифатсыз гамәлләр кылганнан соң куелды. Шул гамәлләрнең берсе парламентта җирне тапшыру килешүе турында тавыш бирү нәтиҗәләрен әвеш-тәвеш китерү һәм анна соң ул канунны имзалау булды. Җәмәгатьчелек моңа реакция күрсәтте, ул республиканы җитәкләргә тиеш түгел, китәргә тиеш дип белдерде. Әмма җыелуның төп максаты - республиканың бербөтенлеген саклау.

– Ингушетия иминлек хезмәткәрләренең митингтагылар белән бергә намаз укуы, хәтта чит төбәкләрдән килгән иминлек хезмәткәрләрен кертмәүләре турында да хәбәрләр булды. Моны саботаж дип аңларгамы?

– Эчке эшләр министрлыгының республика бүлегендә, мондагы Росгвардиядәге хезмәткәрләренең барысы да җирле халыктан түгел бит. Анда чит төбәкләрдән ярты елга, бер елга, ике елга вакытлыча килеп эшләүчеләр бар. Аларның бу республика белән бернинди бәйләнеше юк. Әмма алар мондагы җыенның ничек тыныч узуын күрәләр, бернинди тәртипсезлек, канун бозу юк. Алар җыелган халыкның һәркемгә - бер-беренә карата да, иминлек хезмәткәрләренә карата да - хөрмәт белән каравын күрә. Ниндидер көч куллануларга юл куймаган факторларның берсе шулдыр дип уйлыйм. Җыелган халыкка карата көч куллануга Русия эчке эшләр министрлыгының Төньяк Кавказ федераль бүлгесе баш идарәсе җитәкчесе Сергей Бачурин каршы булган дигән фикер бар.

Протестчыларның өндәмәсе (Ингушетия харитасында бәхсле төбәк кызыл төстә)

– Социаль челтәрләрдә бер ингушның Чечняга тапшырылачак бу җирләрнең чынлыкта чечен җирләре булуын, аларның Ингушетиягә чечен сугышлары вакытында гына күчүен аңлатуы яздырылган роликлар таралды. Бу турыда ни әйтерсез?

– Юк, бу дөрес түгел. Бу җирләр борын-борыннан Ингушетия җирләре булган. Алар беркайчан да Чечен республикасы җирләре булмаган. Чечня белән Ингушетия арасындагы чикләр Фортанга елгасы буйлап узган. Андагы торак пунктлары да электән үк Ингушетиягә караган. Әмма 1993 елда ул чактагы Ингушетия президенты Руслан Аушев безнең бүлешер нәрсәбез юк, анда чеченнар яши икән, чечен торак пунктлары булсын дип белдерде. Сугыш башлангач федераль көчләр кереп Фортанга елгасы буена басты. Ул чакта Аушев аларны Ингушетия җирләренә таба эчкәрәк күченергә чакырды, Чечняда сугыш беткәч чикләрне үзебез билгеләрбез дип белдерде. Ул Ингушетия чикләрен Русия танкларына сыенып якларга җыенмавын аңлатырга теләгән иде. Чикләрне чечен туганнар белән тыныч кына сөйләшеп хәт итәргә җыенуын аңлатырга теләгән иде ул. Шуңа күрә, ул җирләр Чечен республикасыныкы булган дип әйтү юридик яктан дөрес түгел. Аны алай дип күрсәтүче барлык бу нәрсәләрне белмәгән булырга мөмкин.

– Хакимият протест белдерүчеләргә басым ясыймы? Ни дисәң дә, Ингушетия кечкерә республика, һәркемнең туганнары бар, алар кайдадыр эшлидер, алар аша басым ясалырга мөмкин.

– Митингка килгән бөтен дәүләт хезмәткәрләренә эштән алу белән янаганнар дигән хәбәрләр булды. Чыннан да митингка килгән берничә кешегә эштән китү турында гариза язарга кушканнар. Мондый басым, шиксез, алга таба да булачак, чөнки хакимият шулай эшләргә өйрәнгән инде. 25 һәм 26 сентябрьдә Сунжада һәм Магаста булган беренче ике протест чарасында катнашучыларны эзәрлекләү дә шундыйлардан. Басым бар, әмма җыелучылар күп булганга, ниндидер бер төркем түгел, ә халык күтәрелгәнгә ул бик көчле түгел.