Кырымда Керич көллиятендә шартлау нәтиҗәсендә корбаннар бар

Шартлау булган урында

Кырымның Керич шәһәрендәге политехник көллиятендә шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм яраланучылар бар.

Русия мәгълүмат чаралары язуынча, корбаннар саны унга җитәргә мөмкин. Хастаханәләргә 25 кеше китерелгән. Баштарак көллияттә газ шартлаган дигән хәбәрләр йөрде. Әмма соңрак Русиянең террорга каршы комитеты уку йортында билгесез шартлаткыч җайланма шартлатылган дип белдерде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков, Кремльдә террор гамәле версиясе карала, дип белдерде.

Русия тикшерү комитеты әлеге вакыгыйга бәйле "Теракт" маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.

Росгвардия җитәкчесе урынбасары Сергий Меликов та һөҗүмне террор гамәле дип атады.

"Керчь – мой город" сайты хәбәр итүенчә, шартлау булу белән көллият янына ашыгыч ярдәм машиналары, коткаручылар һәм Русиянең куәт көчләре килгән. Полиция уку йорты тирәсен уратып алган.

Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов Керичка барырга чыккан.

Кырымның кеше хокуклары омбудсмены Людмила Лубина яраланучлыар һәм һәлак булучыларның күбесе укучы балалар дип белдергән. Аның сүзләренчә, 10 кешенең һәлак булуы һәм 50 яраланучы турындагы хәбәрләр раслана дип яза "Интерфакс".

Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көллияттә шартлауга бәйле "кайнар элемтә" ачкан. 8 (3652) 55-09-05 номеры аша шалтыратып, мәгълүмат алырга мөмкин.

Министрлык Керичка психологлар, медицина җиһазлары, коткаручылар белән өч Ми-8 боралагы җибәргән. Шулай ук Жуковский һава аланыннан Акмәчеткә Ил-76 очкычы җибәрү планлаштырыла.

Керич политехник көллияте - дәүләт уку йорты, Кырымның мәгариф министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган.