Башкортстанның сигез вице-премьеры вазифасыннан китте

Радий Хәбиров Башкортстан хөкүмәте утырышында

Башкортстанның сигез вице-премьеры вазифаларыннан китте. Радий Хәбиров республика премьер-министры Рөстәм Мәрдәновның калуын сораган.

Башкортстан хөкүмәте җитәкчелеге Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировтан отставкага җибәрүен сорап мөрәҗәгать иткән. Хәбиров премьер-министр Рөстәм Мәрдәновның калуын сораган, сигез вице-премьерны вазифасыннан алган.

Өч вице-премьер "вазифаларын вакытлыча башкаручы" буларак калды. Алар хөкүмәт идарәсе җитәкчесе Илшат Таҗетдинов, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Илшат Фәйзрахманов, Мәскәүдәге тулы хокуклы вәкил Фәрит Самедов.

Вице-премьерлар Евгений Гурьев, Марат Мәһәдиев, Андрей Трухан, Салават Сәгыйтов һәм Фәнзил Чыңгызов хөкүмәттән китте.

Өч яңа вице-премьер билгеләнде. Төзелеш мәсьәләре белән Радий Хәбировның Красногорскидагы урынбасары Раиф Әбдрәхимов шөгыльләнәчәк, социаль өлкә вице-премьеры итеп элек республиканың хезмәт һәм социаль яклау министры булган Ленара Иванова билгеләнгән.

Куәт оешмалары эшен контрольдә тоту, иминлек мәсьәләләре белән полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов шөгыльләнәчәк.

Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгәннән соң, беренчеләрдән булып республика сәламәтлек саклау минстры Әнвәр Бакиров вазифасыннан китте. Хәбиров министрлык эшен беренче көннәрдә үк кискен тәнкыйть утына тотты. Соңрак вазифасыннан башлык эшләре белән идарә итүче Ринат Шиһалин китте. Аның урынына вакытлыча Гүзәл Насыйрова билгеләнде.