Русия милли сәясәт стратегиясенең яңа өлгесе әзерләнде

Казанда Халыклар дуслыгы йорты бәйрәме, архив фотосы

Яңа проектта "урыс халкының дәүләт төзелешендә нигез роле" турында өлешләр бар.

Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы җомга Милли сәясәт стратегиясенең яңа өлгесен расларга тиеш. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Шура президумы әгъзасы Асламбек Паскачев сүзләренә караганда, стратегия "җыйнакланган, алты ел эчендә илдә булган үзгәрешләргә туры килә". 2012 елгы стратегия "дәүләт, җәмгыять, кеше һәм ватандаш мәнфәгатьләрен тәэми итү һәм Русиянең дәүләт бердәмлеген һәм бөтенлеген ныгыту максаты" белән төзелгән иде. Яңасы "милли иминлек өлкәсендә стратегик планлаштыру документы" булып тора.

Проектта элекке варианттан төшеп калган "урыс халкының дүләт төзелешендәге нигез роле" турындагы өлешләр дә кире кайтарылган. Моны шура президиумы әгъзалары таләп иткән диелә. "Русия дәүләте төрле халыкларның берләшүе нигезендә оешты. Ә аның барлыкка китерүче үзәге булып тарихтан бирле урыс халкы торды. Хәзерге Русия җәмгыятен урыс мәдәнияте һәм телен, Русиянең барлык халыкларының тарихи-мәдәни мирасын саклауга нигезләнгән бердәм мәдәни код берләштерә", диелә документта.

Стратегияне үтәү "росиян милләтенең ныгуына", низаглар санының кимүенә, дәүләт теле буларак урыс теле статусы ныгуына, аз санлы халыкларына ярдәм итүгә, бу өлкәдә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә китерергә тиеш.

Документта язылганча, "төбәк мәнфәгатьләренең чамадан тыш арттырылуы һәм сепаратизм" Русиягә куркыныч тудыра.

Стратегиянең соңгы вариантын президент идарәсе эшләп бетерәчәк һәм ул Владимир Путин фәрманы белән гамәлгә кертеләчәк.

Милли сәясәт стратегиясенең беренчесен Владимир Путин 2012 елның 19 декабрендә имзалады. Белгечләр әлеге документ нигезенә милли республикаларны юкка чыгару, милләтләрне бетереп бердәм "россиян милләте" ясау идеясе салынган дип бәяләде.