Берничә ел элек үткәрелгән "Имя России" дигән телевизион бәйгедә Александр Невский беренче урынны алган иде. Югыйсә аны кем хәтерли? Урысларның милли каһарманы буларак тарихта нинди эз калдырган? Урыс елъязмаларын укыганда ул югыйсә Бату ханның тугрылыклы яраны буларак кына күз алдына килә. Халык тарихи чыганакларны укымый. Александр кенәзне ул шул исемдәге кинофильм буенча хәтерли. Анда исә ул көнбатыш илбасарларын җиңүче буларак сурәтләнгән. Әлеге сугышта төп көчне татар җайдаклыры тәшкил итүе турында, әлбәттә, фильмда сүз юк.
Һәр милләт тарихи мифларга мохтаҗ. Һәм гадәттә тарихи шәхес белән мифик каһарман арасында аерма шактый була.
Сөембикәне шәхси тормышында гына бәхетсезлеккә юлыккан бер хатын итеп сурәтләү күпләрдә ризасызлык уята
Күптән түгел Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында "Сөембикә" операсы премьерасы булды. Әсәрнең авторлары – композитор Резедә Әхиярова һәм шагыйрь Ренат Харис. Сөембикә исеме белән аталган опера сәхнәдә куелгач, әлеге шәхес хакында матбугат битләрендә күп язылды, халык арасында байтак сөйләнде. Асылда барысы да Сөембикәнең "назга сусаган хатын" буларак сурәтләнүенә ризасызлык белдерде. Назга сусау да гаеп түгел, билгеле. Ләкин Сөембикә бит шул сыйфаты белән тарихка кермәгән. Ул иң беренче нәүбәттә татар дәүләтчелегенә килгән фаҗиганың чагылышы буларак безнең аңда яши. Дәүләт бәйсезлеге өчен ахыргача көрәшкән, шул юлда корбан булган ханбикә безнең күңелләрдә милли азатлык символына әверелгән. Шуңа күрә әлеге дәүләт эшлеклесен шәхси тормышында гына бәхетсезлеккә юлыккан бер хатын итеп сурәтләү күпләрдә ризасызлык уята.
БУ ТЕМАГА: Сөембикә тууына 500 ел. Ханбикә турында ун кызыклы фактТарихи шәхес буларак кем булган соң Сөембикә? Безгә килеп җиткән мәгълүматлардан аның сурәтен үк димим, чалымнарын ничек күзаллап була?
Нугай морзасы (соңрак Нугай Урдасының бие) Йосыфның кызы Сөембикәне 1533 елда Казан ханы Җангалигә кияүгә бирәләр. Алтын Урда ханы Тимер Котлыг нәселеннән Ханкирмәндә (Касыйм шәһәре) көн итүче Җангали Мәскәүнең тыкшынуы нәтиҗәсендә Казан тәхетенә менә. Өйләнешү дә Мәскәү рөхсәте белән була. Бу вакытта Сөембикә әле уналты-унҗиде яшьләрдәге кыз. Һичшиксез, биредә Зифа Кадыйрова романнарында сурәтләнгән мәхәббәтнең эзе дә юк, әлеге өйләнешү сәяси исәп-хисап нәтиҗәсе.
Сөембикәнең чибәрлеге өстенә бик акыллы һәм белемле булуы турында урыс елъязмаларында хәбәрләр калган. Әлбәттә, ул дәүләтенең чит илгә бәйле булуын теләмәгән, иренең дә Мәскәү сүзеннән чыкмавына гарьләнгән булса кирәк.
Җангали бәйсезлек тарафдарлары кулыннан үтерелгәннән соң, Гәрәйләр нәселеннән Сафа хан яңадан тәхетне яулап ала. Гаярь, һәрвакыт Казан йортының бәйсезлеген яклаган әлеге хан күпмедер вакыттан соң Сөембикәгә өйләнә. Һәм, әлбәттә, Мәскәүдән әлеге гамәленә рөхсәт сорап тормый. Ханнар без түгел, Сафа ханның аңарчы да хатыннары була, ләкин иң гаҗәбе, Сөембикә бераздан аның иң сөекле хатынына әверелә. Юкса, баш хатын булып шәригать буенча беренче никахланганы саналган. Бу хәлне алар арасындагы мәхәббәт белән генә аңлатып буладыр. Сафаның Сөембикәдән туган улы тәхет варисы булып калуы да, Казаннан сөрелгәндә бичара бикәнең ире каберендә кан егълавы да шул хакта сөйли.
Опера авторлары Сөембикә белән Кошчакның гөнаһлы мәхәббәтен нигез итеп алган
Әдәби әсәрләрнең күбесендә – ә тамашага әйләнгәннәрендә бигрәк тә – мәхәббәт темасы үзәктә тора. Сәхнәнең үз кануннары. Әмма опера авторлары Сафа Гәрәй белән Сөембикә мәхәббәтен инкяр итеп (янәсе Сөембикәне тагын тәхеткә кияүгә биргәннәр), Сөембикә белән Кошчакның (урыс елъязмаларында Кощак, шуңа күрә аны татарчага Кошчак дип тәрҗемә итәләр. Әмма бу дөрес түгел, аның чын исеме Кузычак булган) гөнаһлы мәхәббәтен (дөресен әйткәндә, уйнашын) нигез итеп алган. Ләкин тарихи дөреслеккә туры киләме бу? Әлеге "мәхәббәт" турында хәбәр татарларга, мөселманнарга каршы искиткеч нәфрәт хисе белән сугарылган "Казанский летописец" әсәреннән башка бер генә тарихи чыганакта да юк. Бу урында Михаил Худяковның әлеге мәсъәләгә карашын да искә төшереп китү урынлы булыр: "Казанский летописец" авторы бу вакыйгага "Кузычак угланның ханәш белән уйнаш мәхәббәте турында" дигән бүлек багышлаган. Ул анда Кузычак угланны Сөембикәнең сөяркәсе буларак сурәтли. Бу хәбәргә ышанмаска нигез бар, биредә тарихи фактны түгел, ә бетмәс-төкәнмәс фантазиягә ия булган авторның гадәти ялганын җиңел күрергә мөмкин. Сөембикәнең үз сөяркәсен хакимлек итәргә чакыруы гайре табигый хәл. Эш киресенчә булырга тиеш: Үтәмешне (Сөембикәнең улы – ред.) хан итеп нәкъ менә хан чирүе игълан иткән, һәм Кузычак хакимиятне Сөембикәгә тапшырган. Кырымнарны тәхеткә 1546 елда ук Сафа хан якынайта, һәм идарә һәмишә алар кулында кала.”
БУ ТЕМАГА: Сөембикәгә яңа хыянәтШунысы да бар, сүз бит француз патшасы Людовик XIV сарае турында түгел, урта гасрылардагы мөселман дәүләтенең идарәсе турында бара. Әгәр зина гөнаһын сизсәләр, дин әһелләре, Сөембикә белән Кузычакның дошманнары тавыш кына түгел, шунда ук фетнә күтәрерләр иде. Һәм бу башка чыганакларда теркәлми калмас иде. Аннары Кузычакның чукынырга теләмичә үлемгә баруын искә төшерик. Зиначы мондый адымга бара аламы? Үзен чын мөселман дип санаган кеше генә иманы хакына башын кискәгә куя.
Сөембикә дә, аның таянычы булган Кузычак углан хөкүмәте дә Мәскәү белән тыныч яшәргә телиләр. Шул теләкне җиткерер өчен Бакшанда җитәкчелегендә илчеләр дә юллыйлар. Ләкин анда илчеләрне, кулга алып, төрмәгә ябып куялар. "Илчегә үлем юк" безгә генә изге сүз. Мәскәү сугышырга, Казан илен тулаем яулап алырга ашкына. Һәм, ниһаять, 1550 елның башында күп санлы гаскәр Казанны камап ала. Урыс елъязмалары буенча, көннәр кинәт җылынып киткәнгә (февраль аенда!) яу уңышсыз тәмамлана. Ләкин Шәрифинең (Кол Шәриф дип фаразлана) "Зафәрнамә"сендә дошман гаскәре Казан халкының батырларча каршы торуы сәбәпле кире кайтып китә. Әлеге каршы торуны Сөембикә җитәкли.
Бер елдан соң Мәскәү шымчылары Казанда фетнә куптара, Кузычак үз яугирләре белән гаиләсен, мал-мөлкәтен ташлап шәһәрдән качарга мәҗбүр була. Бу вакытта инде Казан ханлыгы камалышта, шуңа да бер кичүдә Кузычак та әсирлеккә төшә, аны Мәскәүдә җәзалап үтерәләр.
Казан үзенең котылгысыз фаҗигасына якынлаша. Биләр, морзалар ханбикәне илбасарларга биреп, аның белән әллә ничә көймәдә мал-мөлкәт җибәреп, Казанны саклап калырга тели. Әмма җаныңны сатып исән калудан ни мәгънә? Моны Явыз Иван бик яхшы аңлаган. Сөембикәне үзләренә тапшыруны һәр таләбендә шарт итеп куя ул. Үзенең кат-кат Казан өстенә килүенә дә Сөембикәне сәбәпче итеп, Йосыф бигә ул болай язган: "Сафа Гәрәй хан үлгәч тә, кызың кырымнар һәм казаннар белән берләшеп, безгә зур әшәкелекләр кылды. Менә шул әшәкелекләр өчен без үзебез Казан өстенә йөрдек. Үзебезнең Казан йортыбызны алыр өчен күп гаскәр җибәрдек."
Сөембикәнең "әшәкелеген" ул (оригиналда "грубость"), әлбәттә, татар дәүләтенең бәйсезлеге өчен көрәшүдә күрә.
Казан ханлыгының дәүләт тоткан ирләре, Мәскәү таләбенә буйсынып, Сөембикә белән Үтәмеш сабыйны гына түгел, Кузычакның гаиләсен дә илбасарлар кулына тапшыра.
БУ ТЕМАГА: Казанда Сөембикәгә һәйкәл куелырмы?Сөембикәне улы белән Нугай йортына кайтару турында Йосыф би дә, башка нугай морзалары да Явыз Иваннан күп тапкырлар үтенәләр. Ләкин Иван бәхетсез ханбикәне ирексезләп Шаһгалигә кияүгә бирә: "Сезнең йолагыз буенча да ул аңа тиешле." Янәсе, тол калган хатын мәрхүм иренең бертуганына кияүгә чыгарга тиеш. Татар йоласын яхшы белгән Иван, һәм аны үз файдасына бора белүдә дә аңа тиңнәр булмаган.
Шаһгалинең Сөембикәне җәберләп торуы турында хәбәрләр Нугай йортына да барып ирешә. Морзаларның Мәскәү кенәзе белән алышкан хатларында бу хакта шактый язылган. Иван, әлбәттә, ир белә хатынның тату торуы хакында тәкърарлый.
Урыслар Казанны алгач, Сөембикәнең манарадан ташлануы хакында риваятьне күпләр беләдер. Минемчә, бу легендада тарихи дөреслек бар. Сөембикә гарьлеккә, җәбер-золымга түзә алмыйча, Казанда түгел, Касыймда манарадан ташланмадымы икән? Шаһгали төрбәсендә ташына берни дә язылмаган кабер бар. Шәригать буенча, үз-үзенә кул салганнарны уртак каберлеккә җирләмиләр. Әмма затлы нәселдән булган ханбикәне каядыр читкә күмәргә дә Шаһгали, күрәсең, җөрьәт итмәгән. Шуңа күрә ташына дога да уймыйча, мәрхүмәнең исемен дә язмыйча гаилә төрбәсенә җирләгәннәрдер. Ләкин инде без моны тәгаен белә алмабыз. Касыймдагы төбәк тарихчылары әйтүенчә, әлеге төрбәдәге барлык сөякләрне узган гасырда ук Мәскәүгә алып киткәннәр, имеш. Һәм шунда аларның эзе югалган.
Сөембикәнең язмышы әле дә безне битараф калдырмый. Аның исемен каралтырга тырышучыларны да аңлыйм мин. Егерме еллар элгәре ире Шаһгали белән Сөембикә Казанны алырга килгән дип хикәя язучы да булды, бер чыганакта да булмаган әлеге хәл турында “поэма” да шул ук журналда басылып чыккан иде. Бер “тарих белгече” затлы рәсемнәр белән бизәлгән китабында һаман шул бичара Сөембикәне хәкарәтләп чыкты. Мөгаен, каһарман хатынның дошманы алдында тез чүкмәве, соңгы сәгатенәчә үз иманына тугры калуы шактый гына ир-атларның эчен пошырадыр. Югыйсә, Сөембикә язмышын искә төшергәндә без, татар ирләре, гарьләнергә үк дип әйтмим, оялырга тиеш бит. Ә аларның ояласы килми.
Ркаил Зәйдулла
язучы
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра