Индонезиядә Lion Air һава ширкәтенең Боинг 737 очкычы казага очраган. Очкычта 189 кеше булган.
Индонезия башкаласы Джакартадан Суматра утравының көнчыгышындагы Палканпинанг шәһәрендә юнәлгән Боинг Ява утравының көнбатыш ярлары тирәсендә диңгезгә төшкән. Очкыч белән элемтә ул һава күтәрелеп 13 минут узганнан соң югала. Лайнерның төшүен диңгездәге буксир экипажы күрә.
Reuters хәбәренчә, очкычта барлыгы 189 кеше булган. Алар арасында бер бала һәм ике сабый бар.
Индонезиянең казаларга каршы көрәш милли шурасы вәкиле Twitter-да очкыч килеп төшкән урыннан видео урнаштырды.
Lion Air - Индонезиянең иң зур авиаширкәте. Ул илнең 126 шәһәрендә һәм шулай ук Сингапур, Вьетнам, Малайзия һәм Согуд Гарәбстанына очышлар башкара. Казага очраган очкыч регуляр рейсларга беренче тапкыр 2018 елның августында чыккан.