"Хозур ТВ"да татар телле тапшырулар чыга башлады

"Хәерле сәгатьтә" тапшыруы алып баручысы Рехеда Сәлахова һәм аның кунагы Фәнис Җиһанша

1 ноябрьдән "Хозур ТВ" каналында татар телендә ике тапшыру чыга башлады, тагын икесе чыгарга әзерләнә.

Пәнҗешәмбе "Хәерле сәгатьтә" һәм "Шөкер Хуҗа" тапшырулары чыга башлады. 40 минутлык "Хәерле сәгатьтә" тапшыруын Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова алып бара. Ул билгеле кешеләр белән әңгәмә уздыра. Резеда Сәлахованың беренче кунаклары - җырчы пар Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар дип хәбәр итә телеканалның матбугат үзәге.

Тапшыруда шулай ук "Сорау-җавап" рубрикасы да булачак. Анда Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирәчәк. Тапшыру эш көннәрендә иртәнге 9.34., 14.34. һәм 19:34. сәгатьтә чыга.

"Шөкер Хуҗа" мультфильмы балалар өчен әзерләнгән. Ул Хуҗа һәм аны ишәге Каракачанның зирәк хикәяләреннән тора. Мультфильм 10.19., 15. 19. һәм 20.21. сәгатьтә чыга.

Телеканал хәбәр итүенчә, "Тәмле булсын" һәм "70 һөнәр" тапшырулары әзерләнгән, алар да тиздән күрсәтелә башлаячак.

"Хозур ТВ" каналы тиздән эфирда татарча сөйли башлаячагы турында Азатлыкка каналның мөхәррире Гөлшат Мингазизова сөйләгән иде. "Бу көннәрдә танылган татар шәхесләре белән интервьюлар яздырабыз, актив рәвештә татарча контент әзерләү эше бара", диде ул.