Башкортстанның элекке вице-премьеры БДПУны җитәкләячәк

Башкорт дәүләт педагогия университеты

Башкортстанның элекке вице-премьеры Салават Сәгыйтов Башкорт дәүләт педагогия университеты (БДПУ) ректоры вазифаларын вакытлыча башкарачак.

Русиянең фән һәм югары белем министрлыгы Салават Сәгыйтовны БДПУ ректоры вазифаларын вакытлыча башакаручы итеп билгеләгән. Министрлык фәрманыннан күренүенчә, бер ел эчендә ректор сайланырга тиеш, ә аңа кадәр җитәкче вазифаларын башкару Сәгыйтовка йөкләнә.

9 ноябрьдә Салават Сәгыйтовны университет хезмәткәрләре белән таныштырачаклар дип яза "Башинформ".

Башкорт дәүләт педагогия университетының элекке ректоры Раил Әсәдуллин быел сентябрьдә алтынчы чакырылыш Башкортстан Корылтаена сайланган иде. Шул сәбәпле ул университеттан китте.

Салават Сәгыйтов 1977 елда Уфада туган. Уфа дәүләт авиация институтын тәмамлаган. Төрле елларда Уфа хакимиятенең мәдәният идарәсе җитәкчесе, республиканың яшьләр сәясәте комитеты рәисе, соңрак Башкортстанның яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры урынбасары, Уфаның Киров районы башлыгы булды. 2014 елда Салават Сәгыйтов вице-премьер итеп билгеләнгән иде, Башкортстан башлыгы вазиафаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров килгәннән соң, быел ул һәм тагын җиде вице-премьер вазифаларыннан китте.