Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында туып үскән, хәзерге көндә дә шунда гомер итүче Фәнир Галимов яшь чактан ук милләтнең үсеше, аның киләчәге турында уйланып, борчылып яши. Азатлык шушы көннәрдә 65 яшен тутырган Фәнир әфәнденең туган ягында булып кайтты.
Фәнир Галимов 16 ел элек туган авылында электр белән тәэмин итүче оешма ачып җибәрә. Аякка басып, азмы-күпме акча керә башлагач, милләтнең үсешенә кагылышлы уйларын гамәлгә ашыра башлый. Балалары үсеп җитеп оныклары тугач, хәзерге замана шаукымына бирелеп туган телләрен, татар икәннәрен онытмасыннар дип, Фәнир әфәнде милли тәрбияне арттыруга көч куярга кирәк дигән фикергә килә.
Бүген аны Башкортстанда һәм Татарстанда иҗат кешесе генә түгел (Татарстанның атказанган артисты, йөздән артык җырның көй авторы — ред.), ә милли җанлы, милләтне үстерүгә сүз белән генә түгел, эше белән дә көч куючы кеше дип беләләр.
Фәнир Галимов тырышлыгы белән Башкортстанда беренче тапкыр татар фольклор фестивале узды, Казанда сөйләүдән туктаган "Тәртип FM" радиосы Туймазыдан сөйли башлады. Аның ярдәме белән Башкортстанда "Сәләт" аланы эшләп килә.
"Картлар шатланды, яшьләргә гыйбрәт булды"
— Бала чакта чабып арыгач сусаганны басарга дип арткы чишмәгә салкын су эчәргә төшә идек. Берзаман чишмәнең ташландык хәлгә кала баруын күреп күңел кырылды. Без чистартып карап тормасак бөтенләй юкка чыгуы бар бит, ә бу-балачакның якты бер хәтирәсе юкка чыга дигән сүз. Күңелдә бурыч булып калмасын дип рәткә китерергә булдым. Авыл халкында да кызыксыну уятыр өчен чишмәне зәңгәр чыршылар белән уратып алырга кирәк дигән уй килде.
Бездә әниләргә инәки дип дәшәләр. Чыршылар утыртып һәрбер агачка инәки исемен кушарга булдык. Авылдашларыбыз моны бик теләп кабул итте. Теләгән һәркем килеп чыршы утыртты, чыршыларга инәкиләренең исемнәре язылган такталар элде. Хәзер чишмәбезнең исеме дә "Инәкиләр чишмәсе". Картлар шатланды, яшьләргә гыйбрәт булды, дип сөйли Фәнир әфәнде.
Фәнир әфәнде тырышлыгы белән 2017 елда Туймазыда "Төмәнәк" Татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге ачылган. Ике катлы бинада өлкәннәр дә, балалар да күңелләренә хуш килгән шөгыль таба. Биредә балалар үз халкының тарихы, милли гореф-гадәтләре белән таныша, җыр-бию дәрьясына кереп татар, башкорт мәдәниятен үзләштерә. Өлкән яшьтәге абый-апалар да монда килеп яшәү дәртен арттыра. Бер күрешү үзе бер гомер диләр, "Төмәнәк" мәдәни үзәгенә йөрүче өлкәннәр үзенә хуш килгәнен таба монда, тели икән — гармун тартып җырлый, бии, тели икән — бәйләм, чигү остаханәләренә йөри. Һәр шимбә-якшәмбе балаларга татар телен укыталар. Дәресләр уен рәвешендә бара, дәрестән чыгуга балаларны каршы алучы ата-аналар сабыйларының дәртләнеп чыгуларын күреп шатлана, димәк, кызык, димәк киләчәк буыныбыз әле милли җанлы булып үсәчәк дип куаналар.
"Бабай утары" балаларга сабак алу урыны булсын иде"
Фәнир Галимов балаларга милли тәрбияне үткәнгә таянып бирергә кирәк дигән фикердә. Шушы фикердән чыгып ул "Бабай утары" комплексын оештырган. Билгесез сәбәптән сакланып калган үткән чор авылы диярсең.
— Моның максатын төгәл аңлата алмыйм. "Бабай утарын" оештыруга оныкларымның, күрше балаларының гади әйберләрне белмәүләре этәрде. Хәзерге замана балаларының теге яки бу әйбернең каян килеп чыкканына төшенәсе килми. Кайберләре икмәк ничек барлыкка килә дип сорасаң, "кибеттән алына" дип җавап кайтара. Элек карт әби-бабайларыбыз ничек яшәгәнен күз алдына да китермиләр, ди Фәнир әфәнде.
Your browser doesn’t support HTML5
"Бабай утары"нда XVII гасырдан башлап XXI гасырга кадәр әби-бабайларыбызның яшәү рәвешен чагылдырган йорт-җиһазларны табып була. Монда керүгә аларның ничек яшәгәне күз алдына килеп баса. Биредә һәр корылма кергән кешене үз чорына алып китеп, тирән уйларга батыра. Әйберләрдә сакланган искелек исе кайберләрнең күңелен йомшарта. "Менә шушы йортларга кереп, кара мунчаларны күреп күзләремә яшьләр килде. Мин 1941 елны тудым, балачагым чабата киеп, үлән ашап, кара мунчаларда көл белән юынып үтте", дип бүлешә хисләре белән Бәләбәйдән килгән Әдикәр Баймурзин.
"Бабай утары"нда булган вакытта Фәнир әфәнде эшенең нәтиҗәләрен тикшергәндәй ата-аналар белән килгән балаларны туктатып сөйләштереп алырга ашыга. Бала-чага татар телендә сүзен башласа, йөзендә тыйнак елмаю күренә, урысча җавап кайтарса, күңеле кырылганы сизелә.
— Туган телне камилләштерүне үз өстебезгә алсак кына инде. Телне кысып, куркытып бетергәч, мәктәпләргә ышаныч кимеде. Туган телгә мәхәббәтне табигать аша кертсәк нәтиҗәлерәк булыр. Остаханәләр ачып җибәреп, һәр үләннең, җиләк-җимешнең татарчасы ничек булганын әйтеп, аларның кайсысы нәрсәдән файдалы икәнен аңлатып эш алып бару кирәк, ди Фәнир әфәнде.
"Бабай утары" урта һәм олы яшьтәгеләрне аеруча җәлеп итә, бала-чага иске чор әйберен бераз гына кызыксынып караса, уртат һәм олы яшьтәгеләр һәрнәрсәне тотып карарга тырыша. Көянтә-чиләкләр белән йөреп фотога төшә, кулга чабата тотып, ничек үрелгәнен тикшерә, бер-берсенә яшьлек хәтирәләрен сөйли. "10нчы сыйныфны тәмамлап чыгарылыш кичәсенә менә шундый чабата киеп бардым. Кымыз эчеп, биеп үткәрдек чыгарылыш кичәсен" дип искә ала 77 яшьлек Әдикәр әфәнде.
"Әби янына менә шундый йортка кайтып керә идек бәләкәй чакта. Олы апаларымның нәкъ шушы бишекләрдә үскәнен сөйлиләр иде әнкәйләр. Монда кергәч балачакка әйләнеп кайтасың төсле, диварда эленгән тукылган чуклы келәмнәр, тимер караватлар, чаршаулар мине балачагыма алып кайтты. Хәтта менә бу хатын-кыз күлмәге ул чорның исен үзендә саклаган бит" диде Уфадан килгән Зилә Бикташева.
Утар керем алыр өчен эшләнмәгән, кергән акчалар монда хезмәт куючыларга хезмәт хакы итеп бүленә. Хезмәт коллективы Төмәнәк авылы кешеләреннән тупланган. Авыл халкын эш урыннары белән тәэмин итә алу да Фәнир Галимовка башлаган эшен дәвам итәргә көч биреп тора.
— Күпләр килә дә беренче итеп моңа никадәр акча түктең дип сорый. Соң акчада гынамы соң мәсьәлә, дип аңлата башлыйм. Беләсегез килсә, биредә булган барлык экспонатларны диярлек халык үзе китереп тапшырды. Кемнеңдер чоланында, кемнеңдер чарлагында гасырлар буе яткан әйберләрне чүплеккә ыргытырга кул күтәрелми дип китерделәр. Кайбер йортларны сүтмичә тулаем килеш кран ярдәмендә китерттердек. Безнең хезмәткәрләр ул әйберләрне тазартып, аларга икенче сулыш бирде. Һәм күрегез, килгән кешеләр бәхетле күз яшьләре белән кайтып китәләр бездән. шуның өчен генә дә бу эшне дәвам итү кирәк. Бу бит безнең ерак әбекәй-бабакайларыбызны искә алу чарасы булып та тора. Йортларга кереп әби-бабайларын искә төшерми китеп барганнар бик сирәк. Икенчедән, балаларыбызга да үзенчә гамәли тәрбия. Алар безнең үткәнебезгә игътибар бирүне, хөрмәтләп яшәгәнне күреп үссә, бәлки киләчәктә алар да моны сакларга омтылыр", ди Фәнир әфәнде.
"Атлар янына килеп күңелемне юатам"
Фәнир Галимов 11 ел дәвамында атлар асрый. Беренче елны 20 баш булса, бүгенге көндә 200дән аркан. "Ат асрый башлармын дип һич уйламаган идем", дип исенә төшерә ул. 2007 елда Төмәнәк авылы күмәк хуҗалыгы эшен туктатканнан соң, калган 20 атны Галимовка тәкъдим итәләр. Теләр-теләмәс кенә ризалашкан, күп проблемнар аша үтәргә туры килде дип сөйли ул:
— Беренче ел бик авыр барды. Акча мәсьәләсе дә, эшчеләр табу мәсьәләсе дә кәефне төшерде. Ләкин вакыт узып атлар үрчи башлагач, күңел үсеп китте. Безнең атлар урыс токымлы йөк атлары дип атала. Токымлы булгач аларга кызыксыну да зур. Казакъстаннан килеп бик күп алучылар бар.
Your browser doesn’t support HTML5
Атлар саны артуы эшмәкәрнең күңелен күтәрә. "Бабай утары"нда да атларга кулланыш табылган. Авыл халкы, килгән кунаклар биредә рәхәтләнеп атта йөри ала. Биш ел элек кымыз җитештерә башлаганнар, бүгенге көндә бу эш тә үсеш ала икән.
"Безнең кымызны бик теләп алалар. Татарстанда алай ук киң таралмаган эчемлек, бездә Башкортстанда бик теләп эчелә. Якын-тирәдәге шифаханәләр, гади халык безнең кымызны яратып ала. Хәтта җиткереп тә булмый, атның сөте күп булмый бит, ә без порошок, башка сөт кушмыйбыз. Шулай да барлык сораучыларга да җиткерергә тырышабыз", дип сөйли Фәнир әфәнде.
Ат асрауның тагын бер уңай ягын күрә башлаган эшмәкәр, бу - авылдашларын эш белән дә тәэмин итү чарасы. Бигрәк тә атлар белән яшь егетләрнең кызыксынуы куандыра аны:
— Атта йөри белгән, аны карый белгән егетләр кыю, көчле булып үсә. Атлар белән яшьләрне кызыксындырып авылда калдыра алабыз икән, димәк, авылның үсеше булачак дигән сүз. Көтүдә дә безнең яшь егет йөри, трактор техникумында укый, алга таба да авылда калам дип теләк белдерде. Безнең өчен бу зур шатлык. Атлы җирдә авыл бетмәячәк! Авыл бетмәячәк эшчеләребез булган чакта, авыл бетмәячәк үзебезнең авыл балалары шунда калса, һәм алар татар булып үсәрләр. Үзебезнең туган телдә, ата-бабаларыбыздан калган телдә тәрбияләргә, өйрәтергә кирәк балаларны. Шул вакытта алар татар егетләре, татар кызлары булып калачак. Атлар белән яшьләрне кызыксындырып, аларның күңелен җәлеп итеп авылда калдырып була икән, моның өчен алга таба да атларны үрчетеп асрарга әзермен.
Ат асрармын дип беркайчан да уйламаган Фәнир әфәнде атларны да, "Бабай утары"н да язмышындагы зур бүләк дип кабул итә. Моңсу булып киткән вакытларда атка атланып утар мәйданын урап йөри. "Шул вакытта күңел түрендә җыелган сагышлар юкка чыга", ди ул. "Бабай утары"н күргән кешеләр рәхмәт әйтеп, саулык-сәламәтлек теләп, башка кешеләрдән дә ярдәм килсен дигән теләкләр әйтеп китә. Фәнир әфәнде моңа "Ярдәм итүләре дә кирәкми, аяк кына чалмасыннар" дип җавап кайтара.