Идел буенда ВИЧ таралу арта бара

Рәсми саннарга караганда, Идел буендагы барлык республикаларда да ВИЧ таралу дәвам итә.

Түбәндәге инфографикада әлеге республикаларда бер ел эчендә йөз мең кешегә ничә яңа ВИЧ очрагы теркәлүе күрсәтелә. Татарстан белән Башкортстанда ВИЧ соңгы елларда бер үк югары темп белән дәвам итсә, Мордовия һәм Чуашстанда, бигрәк тә Мари Иле белән Удмуртиядә бу вирусның таралуы артканнан арта бара.

Эпидимиологлар Идел буе федеаль бүлгесендә ВИЧ эләктергән кешеләрнең үлүе елдан-ел арта баруын әйтә. 2017 елда Башкортстанда, Удмуртиядә, Татарстанда һәм Чуашстанда ВИЧлы кешеләрнең үлүе былтыргыдан арткан.

Рәсми статистика аноним рәвештә ачыкланган ВИЧ очракларын исәпкә алмый. Русиядә ВИЧ эләктергән кешеләрнең күбесе үзләрендә бу вирусның булуы турында белми дә. Хакимият һәм сәламәтлек саклау оешмалары ВИЧ таралу турында сөйләгәндә "эпидемия" сүзен телгә алудан курка.

Европа берлеге илләрендә исә ВИЧ таралу кими бара. Ә элекке Совет берлеге илләре арасында Русиядәге ВИЧ таралу күрсәткечләре иң югарысы.