Кырымда адвокат Эмиль Курбединов тоткарланган

Эмиль Курбединов

6 декабрь Акмәчеттә кырымтатар адвокаты Эмиль Курбединов тоткарланды. Ул Кырымда тоткарланган күп кенә мөселманнарның адвокаты булып тора.

Эмиль Курбединов социаль челтәрдә экстремистик оешмаларның символларын таратуда гаепләнә. Аның өстеннән шикаятьне элек Кырымда яшәгән, хәзерге вакытта Сүриядә яшәүче Мухаммед Салем исемле кеше язган дип хәбәр ителә.

Кырымтатар халкы корылтае үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев Азатлыкка әйтүенчә, бу хокук яклаучылардан котылырга тырышуның тагын бер мисалы.

Заир Смедляев

"Бу адвокатларның яклаучылар буларак конституцион хокукларыннан мәхрүм итү. Бер яктан ил башы (Русия президенты Владимир Путин – ред.) социаль челтәрләрдә постлар өчен утыртуны дөрес түгел ди, ә чынбарлыкта мондый гамәлләр дәвам итә. Бу демократиягә каршы басым. Берәүләрне биш тапкыр намаз кылган өчен "Хизб ут-Тәхрир"чы дип тоткарлыйлар, икенчеләрне аларны яклый дип утырталар. Кемдер мин сәясәткә тыкшынмыйм, миңа тимәсләр дип уйлый, карасаң, аны да алып китәләр.

Эшмәкәр Ресуль Велиляев инде тугыз ай сак астында тотыла. Имеш, базында бозылган азык-төлек тапканнар. Мондый очракта штраф кына салалар, ә аны Кырмнан Мәскәүгә кадәр алып киттеләр. Сәясәттән ераклашса да, аңа башка сәбәп табып утырттылар. Мин аның тоткарлануын Ходорковский ("Ачык Русия" хәрәкәтен оештыручы Михаил Ходорковский – ред.) эше белән охшаш дияр идем. Бер кешене тезләндереп, башкаларны куркыталар. Бүген кырымтатарларны буйсындырмакчы булалар. Моның өчен куркыталар, эзәрлеклиләр. Дин тотучыларны, сәясәтчеләрне, милли лидерларны, эшмәкәрләрне, адвокатларны төрле сәбәп табып тоткарлыйлар" диде Заир Смедляев.

Рефат Чубаров

Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров: "Без аңлыйбыз, хәзер инде адвокатларга ау башланды. Аларны сак астына алу өчен төрле сәбәпләр табалар, чөнки алар күзгә күренгән бер көчне хасил итәләр. Аларның ярдәме белән кешеләр үзләренең намусын саклап, оккупацион режимга каршы торуны дәвам итә" дип белдерде.

Эмиль Курбединов Кырымда тоткарланган "Хизб-үт Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнүче мөселманнарның актив яклаучысы, "Кырым бердәмлеге" вәкиле, Керич бугазында Русия тарафыннан тоткарланып Мәскәүгә озатылган украин диңгезчеләренең дә яклаучыларның берсе булып тора иде.