Европа парламенты Олег Сенцов вәкилләренә Сахаров бүләген тапшырды

Наталья Каплан

Олег Сенцов өчен бүләкне аның туганы Наталья Каплан һәм адвокаты Дмитрий Динзе кабул итте. Каплан режиссерның Европа парламенты депутатларына мөрәҗәгатен укыды.

Европа парламенты "Фикер иреге өчен" Сахаров премиясен украин режиссеры Олег Сенцов вәкилләренә тапшырды. Бүләк тапшыру тантанасы Страсбургта парламент утырышында узды, сайтында турыдан-туры трансляция булды.

Олег Сенцов өчен бүләкне аның туганнан туган сеңлесе Наталья Каплан һәм адвокаты Дмитрий Динзе кабул итте. Каплан үзенең чыгышында режиссер тарихын сөйләде. Украин ватандашы Сенцов үзен урыс дип саный, әмма бу Русиягә аны репрессияләүгә комачауламый дип сөйләде ул. Каплан шулай ук режиссерның депутатларга мөрәҗәгатен дә укыды.

Сенцовны премиягә Европа парламентының иң эре фракциясе - Европа халык фиркасе тәкъдим итте. Фирка вәкилләре "чынлыкта Сенцов Кырымда Русия идарәсенә каршы булганга хөкем ителде" дип белдерә. Олег Сенцовны шулай ук "Кырым ярымутравында Русия хакимиятләре тарафыннан канунсыз кулга алынган һәм озак вакытка төрмә җәзасы алган Украинаның 70 ватандашы символы" дип тә атадылар.

Сахаров исемендәге "Фикер иреге өчен" бүләге Европа парламенты тарафыннан 1988 елда булдырылды. Ул совет физигы, Совет берлегендә хокук яклау хәрәкәте лидерларының берсе, 1975 елда Нобелев бүләге иясе Андрей Сахаров истәлегенә багышланган. Бүләк хокук яклау эшчәнлегендә хезмәтләр өчен тапшырыла.

Кырымда яшәгән украин режиссеры Олег Сенцов теракт әзерләүдә гаепләнеп Русиядә 20 ел төрмәгә хөкем ителде. Ул үз гаебен танымый.

Русия төрмәләрендәге украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итеп Сенцов 145 көн артык ачлык тотты һәм 6 октябрьдән аны туктатуы турында белдерде. Моны ул төрмә җитәкчелегенең көчләп ашата башлаячаклары белән аңлатты.

Мәскәүдә чәршәмбе Русия президенты идарәсе каршында режиссерны яклап ялгыз пикетлар узды. Анда күренекле кино тәнкыйтьчесе Антон Долин да катнашты.