Казанда активист Алмаз Имамовны яклап ялгыз пикет үтте

Ринат Ризванов ялгыз пикетта

Ринат Ризванов "Татар теле өчен көрәшүче Алмаз Имамовка (Чаллы ш.) каршы җинаять эшен туктатуны таләп итәм! Требую прекратить уголовное дело по ст.282 ч.1 УК РФ в отношений Алмаза Имамова - борца за татарский язык!" дип татарча һәм урысча язылган шигар тотып торды.

Бауман урамында ялгыз пикетка чыккан Ризванов Азатлыкка, әлеге пикетка Чаллыда канунсыз рәвештә хөкем ителүче Алмаз Имамовны яклау, аңа теләктәшлек күрсәтү, татар халкын ваемсызлыктан кисәтү максаты белән чыгуын белдерде.

Алмаз Имамов Сбербанкта татарча хезмәт күрсәтүне таләп итеп прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. "Хәзер сәбәп тапкан булып аның үзен хөкем итәләр. Интернетта янәсе нәрсәдер язган. Теләсәң, баганага да бәйләнергә була ансы", ди пикетчы.

Ризванов сүзләренчә, Русиядә, Татарстанда бер гаепсез кешеләрне хөкемгә тарту көннән-көн арта бара, моны башкаларны куркыту өчен эшлиләр, хакимияткә менеп утырганнар кешеләрнең бер нәрсәгә дәшмәвен, өендә генә утыруын тели.

"Бүген милләтебезнең теле өчен бер Шмаков көрәшә. Менә нинди хәлгә калдык. Мин Чаллы, Алабуга, Түбән Камада яшәүчеләрнең 24 декабрьдә Имамовны яклап аның эше карала торган мәхкәмәгә килүләрен телим", дип белдерде Ризванов.

Бу елның 22 февралендә Чаллыдан Алмаз Имамов Сбербанк мине татар буларак дискриминацияли дип прокуратурага гариза бирде.

Гаризасында Имамов "Чаллыдагы Сбербанк бүлекчәләрендә хезмәтләр турында мәгълүмат урыс телендә генә язылган", "талон алу өчен электрон стенд та урыс телендә генә эшли", "татар телендә бер мәгълүмат та юк", "халык белән эшләүче хезмәткәрләрнең татар телен белүен раслаган документлары юк", дип язган.

Прокуратура үз җавабында Татарстанда эшләүче дәүләт оешмалары үз сайтларын татар телендә ясарга мәҗбүр түгел дип белдергән.

Дәүләт оешмаларыннан һәм Сбербанктан татар телендә хезмәт күрсәтүне таләп иткәннән соң, Алмаз Имамовка тәртип саклау органнары игътибар итте, аның Вконтактедагы битендә экстремистик дип танылган берничә язма тапты. Имамов гаепләүне кире кага.

18 июль көнне Чаллы мәхкәмәсе Алмаз Имамов эшен карауга кереште. Имамов Вконтактеда урнаштырган язмалары белән милләтара низаг тудыруда гаепләнә.

Имамов бар гаепне кире кага. Аның фикеренчә, гаепләүләр аңа дәүләт оешмаларына һәм банкларга татар телендә хезмәт күрсәтү таләпләре белән язган мөрәҗәгатьләре өчен белдерелгән.