Уфаның район мәхкәмәсе Фаил Алчыновны тагын 150 мең сум штрафка хөкем итте

Фаил Алчынов

"Башкорт хәрәкәте җитәкчесенең тәрҗемәче бирү тәкъдиме бу юлы кире кагылды.

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе “Башкорт” хәрәкәте җитәкчесе Фаил Алчыновны тагын 150 мең сум штрафка хөкем итте.

Атна башында Башкортстан югары мәхкәмәсе әлеге район мәхкәмәсенең Баймакта 30 сентябрьдә “рөхсәтсез митинг оештырган өчен” Алчыновны 150 мең сум штрафка тарту карарын гамәлдән чыгарган иде. Моның сәбәпләренең берсе дип мәхкәмә эшендә Алчыновның яклаучыларына эш белән танышу мөмкинлеге бирелмәү аталды. Нәтиҗәдә әлеге эш башка хөкемдарлар яңадан карасын өчен кире район мәхкәмәсенә төшерелде.

Элекке хөкем эшеннән аермалы буларак, бу юлы хөкемдар Айгөл Курамшина, “Алчынов - Русия ватандашы, аның югары белеме бар” дип, аңа хөкем эшен тәрҗемәче аша алып бару мөмкинлеге бирүне кире какты.
Алчыновны яклаучыларның берсе, юрист Виталий Буркин полиция “Алчыновның гаепбен раслаучы бернинди дә яңа ныклы дәлил китермәде”, дип белдерде.

Фаил Алчынов сентябрь ахырында Баймак районының Темәс авылы янындагы таш карьерында эшләүче, чит төбәктән килгән кешеләр белән авыл кешеләре арасындагы сугыштан соң тоткарланган башкортларны азат итүне таләп итү митингында катнашкан иде.