Чаллыда яшәүче Алмаз Имамов инде берничә ай буена "ни өчен Сбербанк Татарстан җирлегендә халыкка татар телендә дә хезмәт күрсәтми" дигән сорауны күтәрә. Шушы тигезсезлекне ачыклау өчен ул Сбербанкның җирле бүлекләренә, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итә.
Әмма ярты ел чамасы мәхкәмәләшү, банк вәкилләренә дәгъвалар язу, банкның терминаллары татар телендә дә эшләргә тиешлеген дәлилләргә омтылу әлегә Алмаз Имамовка уңыш китерми. Чаллы җәмәгатьчелеге мондый мәхкәмәләр баруын, аларда нинди дәгъвалар каралуын белми дә диярлек.
25 декабрь утырышында беренче тапкыр татар активистлары һәм журналист катнашты. Алмаз Имамов Сбербанкның Чаллыдагы 8610/0192 санлы бүлегендә ни өчен татар телендә хезмәт күрсәтелмәвен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итүен җиткерде. Әлеге мөрәҗәгатьтә ул "татар кешесе дә урыс кешесе кебек үк шушы банкта үз ана телендә тиешле хезмәт алырга хокуклы. Әмма Сбербанк хезмәтләрне бары урыс телендә генә башкарып, татарча бер хезмәт тә күрсәтмичә татар телен дискриминацияли”, дип белдерә. Ул банкта татар телен кулланмаганнары өчен электрон почта аша татар һәм урыс телләрендә гафу үтенүләрен сорый.
Алмаз Имамовка Сбербанк белгече Григорий Корчагин язма рәвештә җавап биргән. Әлеге җаваптан күренгәнчә, Русиянең кулланучылар хокукын яклау" турындагы кануны нигезендә төрле юнәлешләрдәге хезмәт күрсәтү өлкәсендәге эшләр урыс телендә алып барыла. Хезмәт күрсәтүче теләге белән хезмәт күрсәтү өстәмә рәвештә Русия субъектларының дәүләт телләрендә һәм Русия халыкларының туган телләрендә дә алып барылырга мөмкин. Хезмәт күрсәтүче теләге белән диелә. Димәк, хезмәт күрсәтергә телиләр икән, күрсәтәләр. Теләмиләр икән, күрсәтмиләр. Шушылардан чыгып, банк үз эшчәнлеген урыс телендә генә алып барып, кулланучылар хокукларын кысмавын белдерә һәм алда әйтелгән белешмәгә нигезләнеп, "Сезнең таләпләрне үтәү мөмкинлеге булмавын" белдерә. Бу инде татар телендә дә, урыс телендә дә гафу үтенүләр булмаячагына ишарәдер.
Алмаз Имамов урыс теленнән кала башка телләрнең банк хезмәте күрсәтүендә кулланылмавы турында шактый күп мөрәҗәгатьләр юллаган. Әмма әлегә шундый гына җавап алган. Анысы да урыс телендә генә.
Алмаз Имамовның мәхкәмә эшләрендә хөкемдар тарафыннан тәкъдим ителгән дәүләт яклаучылары катнаша. Ул мәхкәмә барышында белдерүенчә, алардан баш тарта. Шул ук вакытта ул түләүле адвокатлар булуын тели. Адвокатлар хезмәтен түләү өчен нәкь менә шушы Чаллыдагы Сбербанк аша түләүләр ясарга теләвен белдерде ул. "Әмма адвокатка акча күчерүне шушы "Сбербанк" бүлеге аша гына, фәкать татар телле банкомат-терминаллар, хезмәткәрләр булганда гына эшләргә әзермен”, дип белдерде ул мәхкәмә барышында һәм шушы хакта хөкемдарга язма белдерү дә ясады. Әмма хөкемдар Дан Шәкүров, сез адвокатыгызга хезмәт акчасын кулына да бирә аласыз, Сбербанкның урысча гына эшләүче банкоматларыннан да җибәрә аласыз, башка юллары да күп, дигән җавабын әйтте һәм Алмаз Имамовның бу соравын канәгатьләндерелмәвен ассызыклады.
Мәхкәмә утырышына тәрҗемәче дә чакырылган иде. Алмаз Имамов үзенең таләпләре, тикшерүчеләр җыйган материаллар буенча өч томлы эшне татарчага тәрҗемә итеп, шул татар телендәге материаллар белән танышырга теләве хакында да белдерде. Хөкемдар каршы килмәде. "Мин сезгә бу йөзләгән битле эшне тәрҗемә итү өчен кичке унга кадәр мөмкинлек бирәм. Сезнең ун сәгать вакытыгыз бар" диде.
Алдагы утырыш 16 гыйнварга билгеләнде.