Гыйнвар аенда Казанга гастрольгә килүче "Нур" татар театрына бердәнбер балалар тамашасын урысча куюга тәнкыйть белдерелгәннән соң, театр рәсми аңлатма бирде. Аңлатма урыс телендә Азатлык радиосының Facebook сәхифәсендә калдырылды.
"Әлеге спектакль яшь тамашачыларны театр сәнгатенә тарту максатыннан булдырылды. Кышкы каникул вакытында тамашачылар карый алсын өчен аны урыс телендә күрсәтергә карар кылынды, чөнки урыс теле милләтара аралашу теле булып тора", диелә аңлатмада.
Шулай да театр "Маҗаралы Яңа ел" тамашасын татарча версиясен дә алып килергә булган. Тик аны бөтен балалар да карый алмаячак. Спектакльне хәйрия рәвешендә балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләрдә куячаклар икән.
"Шул рәвешле "Нур" театры Казанда гастрольләр вакытында "Маҗаралы Яңа ел" тамашасын һәм татар, һәм урыс телендә күрсәтәчәк", диелә аңлатмада.
БУ ТЕМАГА: Татар ата-аналары "Әкият"тән татарча тамашалар таләп итәБерничә көн элек гыйнвар аенда Казанга гастрольгә килүче "Нур" татар театрының сигез спектакле арасында балалар өчен булган бердәнбер тамашаның урыс телендә куячагы билгеле булды. Әлеге хәл социаль челтәрләрдә зур ризасызлык уятты. "Неайсин" телеграм каналы язуынча, Казан активистлары хәтта "Нур" театрына татарча куелган тамаша билетларын сатуда ярдәм итәргә вәгъдә иткән.